Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уку, дәвалану, спорт белән шөгыльләнү өчен түләгән акчаларны ничек кире кайтарырга?

Бу түләүләр барысы да социаль салым чигерүләре категориясенә карый.

news_top_970_100
Уку, дәвалану, спорт белән шөгыльләнү өчен түләгән акчаларны ничек кире кайтарырга?
архив ИА «Башинформ»

Дәүләт Думасы уку, дәвалану, дарулар алу, ирекле медицина иминияте, ирекле пенсия иминияте, гомерне иминиятләштерү килешүе төзү өчен түләгән акчаларның бер өлешен кире кайтару алгоритмын аңлатты. Бу хакта «Башинформ» да Ләйсән Закирова яза.

Бу түләүләр барысы да социаль салым чигерүләре категориясенә карый. 2023 елдан әлеге исемлеккә спорт белән шөгыльләнү өчен түләүләр дә керде, мәсәлән, бассейн яки фитнес-клубка үзеңә, хәтта балаң өчен дә абонемент алу. Физкультура-сәламәтләндерү процедуралары өчен 2022 елда түләгән чыгымнарның 13%ын кире кайтарырга мөмкин.

Күпмесе кире кайта?

Акча физик зат керемнәренә салынган салымнан (НДФЛ) кайта. Хәзерге вакытта кайтарырга мөмкин булган максималь сумма 15 600 сум тәшкил итә. Ягъни, 120 мең сумнан 13 проценты – салымнан чигерелә торган иң зур сумма. Әмма, «Башинформ» язганча, Дәүләт Думасы депутатлары мәгариф, дәвалау һәм спорт өчен салым ташламаларының чиген арттыручы закон кабул иткән. Шуңа күрә, 2024 ел чыгымнарыннан башлап, аны 19 500 сумга кадәр (150 мең сумнан 13%) кайтарырга мөмкин булачак.

Дәвалану өчен ташлама

Закон буенча, медицина хезмәтләре өчен түләгән акчаны үзең өчен генә түгел, ә тормыш иптәшең, әти-әниең һәм 18 яшькә кадәрге балаларың өчен дә кайтарырга мөмкин (әгәр бала көндезге формада укый икән, 24 яшькә кадәр).

Искәртеп узабыз, кыйммәтле дәвалану өчен 120 мең сум дигән чик юк. Салым чигерүләре чыгымнарның чын суммасыннан чыгып исәпләнә. Кыйммәтле медицина хезмәтләре исемлеге Россия Хөкүмәте карары белән расланган.

Уку өчен ташлама

Үзең белем алу өчен түләгән акчаның 13%ын кире кайтарудан тыш, балаңның, абый яки апаң (24 яшькә кадәр), синең карамактагы тәрбияләнүченең (18 яшькә кадәр) укуы өчен дә ташлама рәсмиләштерергә мөмкин. Үзең өчен түләгәндә, уку формасы мөһим түгел. Калган туганнар белемне көндезге формада (очно) алырга тиеш. Ташлама югары уку йорты һәм колледжда уку өчен генә түгел, шулай ук, балалар бакчасына, автомәктәпкә, чит тел курсларына йөрү өчен дә каралган. Иң мөһиме — оешманың лицензиясе булсын.

Баланы укыту өчен максималь ташлама суммасы 6 500 сум (50 мең сумнан 13%) тәшкил итә. Ике ата-анага бер лимит бу. 2024 елдан бу сумма 14 300 сумга кадәр күтәреләчәк.

Уку өчен түләү кыйммәт икән, аны этаплап түләү яхшырак. Әгәр өч ел өчен берьюлы 300 мең сум түләп куйсаң, аның өчен кайткан акча 120 мең сумлык түләүнекенә тигез була. Шуңа күрә, уку өчен ел саен 100 мең сум акча кертү отышлырак.

Кайдан алырга?

Салым чигерүләрен салым инспекциясеннән дә, эш бирүчедән дә алырга мөмкин. Финанс салым хезмәтенә гаризаны календарь ел тәмамланганнан соң гына бирергә мөмкин. Эш бирүчегә исә бу мәсьәлә белән теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә була. Сез тиешле бөтен сумманы кире кайтарып алганчы, ул хезмәт хакыгыздан НДФЛ тотуны туктатып торачак.

Агымдагы елның беренче кварталында Башкортстан халкының салым чигерүләре алу өчен 224 мең 626 декларация тапшыруы турында «Башинформ» язган иде инде. Бүгенге көндә 108 меңнән артык гариза бирүче 4,224 млрд сумлык ташламалар алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100