«ВКонтакте» челтәрендәге «Буа кызлары» төркемендә улын мобилизациягә озаткан ана язмасын урнаштырганнар. Әлеге язма Әмирхан Еникинең «Бер генә сәгатькә» хикәясе белән аваздаш тоелып китә. Исеме билгеле булмаган бу апаның да билгесез тарафка китеп барган улына пешергән ризыкларын авыз иттерергә, үтеп барган поезд тәрәзәсеннән кирәкле әйберләрен бирергә санаулы секундлары бар...
«Иртә белән ашыга-ашыга эшкә җыенам. Телефоным шалтырый. Карасам, улым икән. Казанда 1 ай хәрби укулар узып, хәрби ноктага китәсе иде ул көнне. Кулым калтырый, көчкә телефон кнопкасына бастым.
«Әни, ничек хәлләр? Ничек анда кечкентек?» – ди, сөенечле тавыш белән. «Улым, ярыйсы гына. Үзең ничек соң? Без монда яхшы булмыйча», – димен, телефоннан теге якка чыгардай булып. «Әни, ачуланма инде, минем сиңа бер үтенечем бар. Бүген без шул-шул урыннан поезд белән үтәбез. Янымдагы хезмәттәш дустыма берничә әйбер кирәк иде. Шуны чыгара алмассызмы? Аның якын кешеләре юк. Булышыгыз әле, зинһар. Миңа бернәрсә дә кирәкми, әни. Үтенеп сорыйм. Поезд туктамый, узып кына китәчәк. Алу мөмкинлегегез булса, ул сезгә мең рәхмәтләр укыр иде. Кечкентекләргә әйтеп торма, әни», – ди. «Кечкентек» дип гаиләсен әйтүе инде…
«Ай аллам, чыгарырбыз, улым. Ә үзеңә?» – дигән идем, телефон шап сүнде. Бөтен дөньям калтырый башлады. Нәрсәгә ябышырга белмим. Тизрәк җитәкчемнең номерын җыям. Әле рәхмәт, хәлемне аңлады. Соң бу балаларга бер кайнар ризык бирмичә ничек була инде, димен. Сәгатькә карыйм, 4 сәгать вакыт бар. Теге егеткә әйберләргә районга барырга кирәк. Беләм, әллә ниләр пешерсәм дә, ул дустына әйберләр алмасам, күңеле тыныч булмаячак аның. Такси алып районга чаптым. Башым эшләп бетерә алмый: улым сораган нәрсәләрне кая саталар соң? Бәрелә-сугыла барысын да алдым. Йөрәгем авызыма килде. Минәйтәм, ризык пешереп өлгерәмме, юкмы? Очып кайттым такси белән. Кулым калтырый, үзем ит турыйм, үзем телефоннан күземне бер секундка да алмыйм.
Ичмасам, чүпрәм дә иске. Ходайның рәхмәте, балалар ризыгы икәнлеген белде ахры: камырым болыт кебек күтәрелде. Үзем шатлыгымнан елыйм, үзем өчпочмак эчлеген ясыйм. Тиз-тиз 2 таба өчпочмак ясап, мичкә тыктым. Сәгать чаба бит. Мич эченә үзем кереп пешердәй булып көтәм. Улымның хатынына һәм кечкенә баласына әйтергәме, юкмы, дип өзгәләнәм.
Әйттем инде. «Җыеныгыз, баланы яхшы киендер», – дидем. 1 яшь кенә әле улыбызга. Килен машина белән йөри. Тиз-тиз, теге егеткә дигән нәрсәләрне тутырды. Мин кайнар өчпочмакларны бер төенчек итеп ясадым. Шунда тагын вак-төяген куйдым. Килен рульдә, бала итәгемдә. Тирләп чыкты. Минәйтәм, йөрәгемнең кайнарлыгы тирләтә ахры бу сабыйны. Кая туктарга икәнлеген дә белмибез. Карасам, тимер юл буенда кешеләр әйберләр күтәреп чабыша.
«Әйдә, куй машинаңны», – дип, атылып чыктым. Мин әйберләрне эләктердем, килен малайны күтәрде. Алар өчен дә куркам: «Зинһар, поезд тирәсенә якын бармагыз», – дим. Килен үкси, мин тешемне кысып түзәм. Ә авызым ачсам, ялкын бөтен дөньяны ялмап алыр иде…
«Шул безнең поезд! Солдатлар поезды!» – дип кычкырышырга тотындылар берзаман. Составта хәрби техника да күреп, авып китә яздым. Минәйтәм, ничек соң моңа ышанырга?! Бу бит уен гына түгел…
Поезд, гүләп, янымнан чаба, көзге салкын ачы җил күз күремен алдый. Үзем улымның хатыны белән баласын күз уңымнан ычкындырмыйм, үзем тәрәзәләрдән кулларын сузган солдатларга әйберләремне сузам. Бирә генә алмыйм бит! Инде поезд узып китә, дип үксеп, вагоннар артыннан алга чабам. Минем артымнан – кулына баласын күтәргән киленем…
Ходайның рәхмәте белән, поезд азрак әкренәйде. «Әни», – дигән тавыш ишеттем. Поездның әллә тамбур, әллә туалет тәрәзәсендәме улымның йөзен күреп алдым. Тез буыннарым йомшарды. Йөрәксенеп, кулымдагы төенчегемне суздым.
«Бу теге малай әйберләреме?» – ди һаман. Ичмасам, тәрәзәсе дә кечкенә! Бер сумканы шул тәрәзә аша биргәндә, икенче кулымдагы сумкам төшеп китте... Балакаем өметсезлек белән миңа карый, үзе улы белән хатынына кулын болгый. Шунда улына әйбер чыгарган бер ир-ат, шул сумкамны алып, бер вагон ишегеннән поезд эченә атты. Мин шатлыгымган кычкырып елап җибәрдем. «Улым анда әйберләр, анда!» – дип кычкырам. «Рәхмәт, әни, син – минем иң кадерле кешем. Балалар синең белән», – дигәнен ишетеп калдым. Шунда поезның соңгы вагоны янымнан узып китте.
Киленем, оныгымны кочаклап, үксеп-үксеп елап басып тора иде. Мин яшьләремне яшердем. Әкрен генә рельслар буйлап атладык. Үзем атлыйм, ә үземнең әйтерсең лә аяк астымда бернәрсә дә юк. Мамыкка баскан кебек. Ходаем, үзең ярдәмең бир шушы газиз колларыңа, үзең хуҗа бул патшалар хөкеменә, дип телим. Бераздан телефоныма тагын хәбәр килеп төште. «Әни, балам, яратканым! Рәхмәт сезгә. Барысы да яхшы. Әни, сиңа полкташым мең рәхмәтләр әйтә. Исән-сау кайткач, ул иң беренче синең яныңа киләчәк. Үземә шундый сүз бирдем, ди. Сау гомерләр тели. Аның беркеме дә юк, әти-әнисе үлгән. Туганнары бизгән. Синең биргән кайнар төенчекне кулымнан кемдер алды. Без монда бүлешеп тормыйбыз, бергә ашыйбыз. Вагоннар буйлап синең ризыкларны эзләп барганда, борыныма таныш ис килеп бәрелде. Әни, мин шунда бер генә мизгелгә өйгә кайтып килдем. Шундый тансык ис! Рәхмәт сиңа, бер кырыйга чүмәшеп, өчпочмакларны тәмле итеп ашадык. Сиңа менә дистәләгән солдат рәхмәт әйтә», – дип сөйләгән ул апа.
«Рәхмәт сезгә, мәрхәмәтле ана! Йә Раббым, Аллаһы Тәгаләм. Тизрәк туктасын иде бу хәлләр. Ир-егетләребезне фәрештәләр озатып барсын», – дип язып куйганнар әлеге язмага өстәп, төркемне алып баручылар.