Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова турындагы фильмны караучылар: «Үксеп еладым...»

news_top_970_100
Гүзәл Уразова турындагы фильмны караучылар: «Үксеп еладым...»
Рамил Гали, "Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова турында «Чиксез» дип аталган кыска метражлы фильм чыгарганнар. Җырчының балачагы, яшьлеге, иҗат юлы – кыскасы, үткәне турында. Ә кечкенә Гүзәл ролендә – аларның уртанчы кызы Камилә.

Фильмны җырчы үзе социаль челтәрдәге сәхифәсендә болай дип тәкъдим иткән:

«Бу фильм Барда төбәгендә туган Гүзәл исемле кыз турында. Балачагым, яшьлегем, 20 ел иҗат юлым – 20 минут эчендә. Зур рәхмәт фильмны төшерүчеләргә, төшерергә ярдәм итүчеләргә. Туган ягымда көтеп торган туганнарыма, укытучыларыма. Тулы фильм минем You tube каналында. Фикерләрегезне языгыз.

Сценарист, режиссер – Марсель Мәхмүтов; оператор, фильмны куючы – Марат Мөдәрисов; режиссер ярдәмчесе, тавыш режиссеры – Наилә Ханнанова; композитор – Зөлфәт Вәлиуллин; тавыш дизайнеры – Рәшид Вәлиуллин», – дип язган Гүзәл.

Фильмны карап, бик күпләрнең күңеле йомшарган, күрәсең, җырчы белән бергә, алар да туган нигезләренә кайтып килгәндәй булган.

«Карадым. Хатирәләрдән йөрәк сыкрап куйды. Бик матур фильм. Рәхмәт. Гүзәл, без сезнең белән үстек, җырларыгызны башыннан ахырына кадәр беләбез. Концертларыгызда күрешүләр насыйп итсен», «Елый-елый карадым. Үзем дә туган йортка кайткан кебек булдым. Бәхетле булыгыз, Гүзәл», «Караганда үксеп еладым. Һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә», «Шундый йөрәккә үтеп керә торган булган. Бала чагымны искә төшердем. Күбрәк төшерергә тырышыгыз шундый фильмнар», «Гүзәл Әскәровна, сез – легенда», – дип язалар.

Гүзәл Уразованың Ютуб каналыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 ноябрь 2022
    Исемсез
    борыны матур бу кызнын, чын монгол чибэркэенен борыны
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100