Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укроп зонтикланмасын өчен нишләргә?

Укропның куак булып үсә торган аерым сортлары була.

news_top_970_100
Укроп зонтикланмасын өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Салатларга салу өчен, укропның яшел яфраклары кирәк. Укроп чәчәк атмасын - зонтик барлыкка килмәсен өчен киңәшләр Яндекс.Дзенда чыкты.

Салатка, ашларга, башка ризыкларга турап салу өчен үстерелә торган сортлар:

Салют

Буян

Аллигатор

Дилл

Амазон

Яфраклары аз, чәчәкләре күп була торган сортлар да бар. Аларны кыяр, помидор тозлаганда куллану өчен утырталар. Бу - зонтиклы сортлар:

Дальний

Грибовский

Зонтик

Гренадер

Карлик

Зонтик та, яшеллек тә булсын өчен, берничә сер бар. Укроп башта күп итеп үлән бирсен, аннары чәчәк атсын өчен, аны дөрес итеп утыртырга кирәк, дип киңәш бирәләр бу сайтта.

Укропны рәтләп түгел, күчләп утыртыгыз. 10-15 см үлчәмдәге тишекләр ясагыз, шунда укроп орлыгы салыгыз, су сибегез. Шул очракта укроп бет куак булып үсә, ул сусыл һәм йомшак була. Яшелчә тозлый торган чор җиткәндә, бу укроп чәчәк ата башлый - зонтиклары барлыкка килә, диелә хәбәрдә.

Укропны җәй уртасында да утыртып куярга була. Бу очракта көзгә кадәр түтәлдә яшел үлән булып торыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100