news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Укроп яхшы үссен өчен нишләргә?

news_top
Укроп яхшы үссен өчен нишләргә?
https://pixabay.com/

Укроп зур булып, күпереп үссен өчен берничә ысул киңәшләр сайтында чыкты.

Укропны ел саен яңа сортын утыртыгыз. Түтәл коры булса, укроп бик еш утыртылса, начар үсә.

Беренче шытымнар чыкканчы туфрак дымлы булып торсын. Шул очракта 10-12 көндә орлыклар шытып чыгар.

Икенче кагыйдә – даими рәвештә су сибеп торыгыз. Су җитмәсә, укроп вак яфраклы, тәмсез һәм иссез булып үсә.

Шытымнар бик еш булып чыкса, алар арасында 15-20 см ара калдырып сирәкләгез.

Эссе һавада күп итеп су сипкән очракта, укроп бик яхшы үсә.

Зонтиклар ясалуын теләмәсәгез, түтәлне берничә өлешкә бүлегез һәм 2-3 атнага бер тапкыр яңа орлыклар утыртып торыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар