Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Укрэнерго», ут бетү сәбәпле, гадәттән тыш хәл игълан итте

news_top_970_100
«Укрэнерго», ут бетү сәбәпле, гадәттән тыш хәл игълан итте
"Татар-информ" архивы

«Укрэнерго» илкүләм компаниясе Украина энергия системасын куллануның яртысыннан күбрәген югалту аркасында гадәттән тыш хәл игълан итте. Бу хакта «Страна.ua» басмасына сылтама белән РИА Новости яза.

«Берләшкән энергия системасын куллануның 50 проценттан артыгы югалды, шуның аркасында системалы авария режимы барлыкка килде», – диелә Телеграмдагы язмада.

Җомга көнне иртән Украинаның барлык территориясендә һава тревогасы игълан ителде, шәһәрләрдә шартлау тавышлары ишетелде.

Владимир Зеленский офисы башлыгы урынбасары Кирилл Тимошенко әйткәнчә, энергетика инфраструктурасы объектларына зыян килү аркасында, бөтен ил буенча электрны экстрен рәвештә сүндергәннәр.

Киев мэры Виталий Кличко Украина башкаласында берничә районда шартлау булуы, шәһәрдә электр бирү белән өзеклекләр килеп чыгуы турында хәбәр итте.

Моннан тыш, Харьков шәһәре дә тулысынча токсыз калган. Шәһәр башлыгы Игорь Терехов әйткәнчә, инфраструктура объектларына һөҗүм ясалган. Кременчугта җылылык һәм ут, Полтавада электр беткән. Днепропетровскида ике көчле шартлау булганы турында Рада депутаты Максим Бужанскийга сылтама белән УНИАН хәбәр иткән иде.

Җирле матбугат чаралары Кривой Рогта, Запорожьеда, Винницада, Кировоград һәм Тернополь өлкәләрендә шартлаулар турында да язды.

Кораллы көчләр Украинаның хәрби идарә, оборона комплексы объектларына һәм аларга бәйле энергетика инфраструктураларына октябрь башында ракета һөҗүмнәре башлаган иде. Бу  Кырым күперендәге терактка һәм Россиядәге башка гражданлык объектларына һөҗүм итүгә җавап булды. Мәскәү фикеренчә, бу һөҗүмнәр артында Украинаның махсус хезмәтләре тора. Украина премьер-министры Денис Шмыгаль әйтүенчә, илнең энергетика системасының яртысы диярлек сафтан чыгарылган.

Донецк Халык Республикасының элекке оборона министры Игорь Стрелков Россия халкын Украина Кораллы Көчләренең Яңа елга планнары турында кисәтте. Аның сүзләренчә, Украина Россия территориясенә көчле һөҗүм ясарга омтылачак. Шулай ук терактлар һәм диверсияләр ихтималы да бар, дип белдерде Стрелков НСН басмасы белән интервьюда.

Шулай итеп Киев режимы Кремльне Яңа ел белән «котлаячак».

Стрелков, якын киләчәктә бернинди килешү дә булмаячак, дип ышана. Ул бары тик көндәш якларның берсе үзен җиңелүче дип таныса гына мөмкин. Ә килешүдән соң капитуляция була.

Стрелков, ВСУ Запорожье юнәлешендә яңа һөҗүм әзерли, дип саный. Артемовск, Марьинка һәм Бахмут райнында Россия гаскәрләре әкренләп Украина оборонасын өзеп килә. Хәтта бу юнәлештәге уңыш та вазгыятьне радикаль үзгәртмәячәк: фронт алга китмәячәк, бары тик хәлдән тайганчы сугышуга гына кайтып калачак, дип яза «Московский комсомолец» сайты. 

Стрелков, Украина инфраструктурасына ракета һөҗүмнәре конфликт барышына йогынты ясаса да, хәлиткеч әһәмияткә ия түгел, диде. Чөнки Киев режимы өчен Европа гаять зур тыл булып тора. Ул хәрби хәрәкәтләр алып бару өчен бөтен кирәк нәрсәне шуннан ала. Һәм югалтуларын да кире тутыра ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100