Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинаның атом-төш коралы булдыру ихтималын Путин ничек бәяли?

news_top_970_100
Украинаның атом-төш коралы булдыру ихтималын Путин ничек бәяли?

Россия президенты Владимир Путин БРИКС илләре журналистлары белән очрашты.

Анда әйтелгән төп фикерләр:

- НАТО, Украина солдатлары куллары белән, безнең белән сугыша. Украина чит илләр файдасына үз солдатларын кызганмый. Әмма Украина югары технологик корал кулланмый. Моны НАТО эшли. Ә Россия армиясе үзе сугыша да, үзе хәрби, программа технологияләре дә эшли. Менә шунда аерма. Соңгы арада Россия армиясенең иң югары технологияле, иң сугышчан армиягә әйләнеп баруын күрәм. НАТОга безнең белән сугышу кайчан туйдырыр – алардан сорагыз. Без бу көрәшне дәвам итәргә әзер. Җиңү безнең якта булачак.

- Зеленскийның атом-төш коралы ясау ихтималы турында белдерүе – провокация. Хәзерге заманда атом-төш коралын ясау кыен түгел. Дөрес, бүгенге Украина моны эшли аламы-юкмы икәнен әйтүе кыен, әмма Россия Украинага атом-төш коралы ясарга ирек бирмәячәк.

- Без бөтен нәрсәгә дә сакчыл карыйбыз, солдатлар турында уйлыйбыз. Бары тик дошманнарга гына алай карамыйбыз. НАТО Украина солдатларын кызганмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100