Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинаның пассажир самолетын Иран хәрбиләре ялгыш бәреп төшергәнлеге ачыкланды

Тәһраннан Киевка очкан самолетта 176 кеше һәлак булды.

news_top_970_100
Украинаның пассажир самолетын Иран хәрбиләре ялгыш бәреп төшергәнлеге ачыкланды
Иранның Кызыл Ай җәмгыяте

Иранның тышкы эшләр министры Мөхәммәд Җавад Зариф 8 гыйнвар иртәсендә Тәһран аэропортында һәлакәткә дучар булган пассажир самолетын хәрбиләр бәреп төшергәнен таныган. Министр моны АКШның авантюрасы аркасында килеп чыккан кризис нәтиҗәсендә туган хата дип атаган.

«Күңелсез көн. Хәрби көчләрнең тикшеренү нәтиҗәләре: АКШ авантюрасы нәтиҗәсендә туган кризис аркасында кеше хата җибәреп, фаҗига килеп чыкты», — дип язган ул Твиттерга.

Украина халыкара һава юлларының Boeing 737-800 пассажир самолеты Тәһран аэропортыннан күтәрелеп китүгә үк егылып төште. Нәтиҗәдә, очкычтагы пассажирлар һәм экипаж әгъзалары — барлыгы 176 кеше һәлак булды. Пассажирларның күпчелеге Иран һәм Канада гражданнары, экипаж әгъзалары — Украинаныкы.

8 гыйнварда Иран хәрбиләре АКШның Гыйрактагы базаларын утка тоткан иде. Шул сәбәпле, АКШ, Канада хәрбиләре пассажир самолетын хәрби самолет дип уйлап, ялгыш бәреп төшергәннәрдер дип фаразлаган иде инде.

Зариф Иран халкының һәм һәлак булучыларның гаиләләренең кайгыларын уртаклашуын әйткән һәм гафу үтенгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100