Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинаның пассажир самолеты Иранда егылып төшкән: 167 пассажир һәлак булган

Самолет Мәскәү вакыты белән 5:42 сәгатьтә очып киткән һәм инде ике минуттан хәбәр бирүдән туктаган.

news_top_970_100
Украинаның пассажир самолеты Иранда егылып төшкән: 167 пассажир һәлак булган
Иранның Кызыл Хас җәмгыяте

Украинаның Boeing 737 лайнеры Иран башкаласы Тәһран аэропортыннан күтәрелеп киткәндә һәлакәткә юлыккан. Самолетта 167 пассажир булган. Аларның берсе дә исән калмаган. Самолетның егылып төшкән мизгелен шаһитлар видеога төшереп алган.

Аварияне «техник сәбәпләр аркасында» дип бәяләгәнәр. Reuters агентлыгы Иран дәүләт телевидениесенә сылтама белән, самолетта булган барлык кешеләр һәлак булган дип яза. Анда Россия гражданнары булганмы-юкмы икәнлеге билгесез.

Самолет Киевның «Борисполь» аэропортына очып килергә тиеш булган.

Тәһран аэропорты янында тикшерү эшләре бара. Самолетның рейсы PS 752 Тәһран — Киев, ул «Украина халыкара һава юллары» компаниясенеке.

Самолет Мәскәү вакыты белән 5:42 сәгатьтә очып киткән һәм инде ике минуттан хәбәр бирүдән туктаган.

Иран бүген АКШның Гыйрактагы хәрби объектларына һөҗүм башлады. Американың хәрби базаларына дистәләгән ракета килеп төшкән. 3 гыйнварда АКШ самолеты Гыйракта Иран генералы Сөләймани утырган автомобильгә ракета җибәреп, аны үтергән иде. Самолетның егылып төшүе хәрбиләрнең ялгышы белән бәйлеме-юкмы икәнлеге билгесез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100