Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Украинага качкан затлар белән турыдан-туры бәйле»: дүрт хатын-кыз суд каршына басты

Казанда суд Хизб ут-Тахрир әл-Ислами* халыкара террорчылык оешмасының тоткарланган 4 катнашучысына чик кую чарасын сайлады. Процесс барышында аларның биографияләренең кызыклы детальләре ачыкланды.

news_top_970_100

«Алар теләсә нинди юл белән Россиядән качарга тырышачаклар»

Узган атнада Татарсанда ФСБ хезмәткәрләре халыкара дәрәҗәдә тыелган Хизб Ут-Тахрир әл-Ислами* оешмасының террорчылык ячейкасы катнашучыларын тоткарлады.

Дүртесен дә 17 сентябрь көнне иртән тоткарладылар. Аларны тоткарлау видеосы барлык мәгълүмат чараларында һәм мессенджерларга таралды.

Кулга алынган хатын-кызларны, 1 сәгатьтән артык вакыт узгач, Казанның Вахитов судына чик кую чарасы билгеләү өчен китерделәр. Ачыкланганча, Альбина Вәлиәхмәтова белән Рания Вәисованы террорчылык оешмасы ячейкасын оештыруда, ә Ләйсән Садыйкова белән Әлсинә Хәйруллинаны анда катнашуда гаеплиләр.

Тоткарланган хатын-кызларның һәрберсенә аз срок янамый – 10 елдан башлап иректән мәхрүм ителү һәм күбрәк. Аларның берсен дә суд өй арестына җибәрмәде, дүртесе дә судны СИЗОда көтәчәк.

16 сентябрьдә Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җинаять эше кузгатты. Сүз уңаеннан, аларның берсе дә гаебен танымый.

Альбина Вәлиәхмәтова, РФ Конституциясенең үзеңә каршы шаһитлык бирмәү хокукы бирә торган 51нче маддәсенә сылтап, күрсәтмәләр бирүдән бөтенләй баш тартты. Тикшерү версиясе буенча, ячейканы оештыручылар дип, тоткарланучыларның икесен саныйлар.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Кулга алынган көнне аларның барысына да гаепләү белдерделәр. Аларның өйләрендә Хизб Ут-Тахрир әл-Ислами* оешмасының идеологик чыганаклары һәм җинаять эшчәнлегенә кагылышлы материаллар табылган. Ячейка белән Вәисова һәм Вәлиәхмәтова җитәкчелек итте», – диде Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе тикшерүчесе.

Суд һәр тоткарланучы өчен чик кую чарасын сайлаганда, тикшерүче аны рәшәткә артына җибәрергә кирәклеген әйтте, чөнки иректә булганда ул, һичшиксез, тикшерү һәм суд органнарыннан качачак һәм тикшерүгә каршы торачак.

«Шундый ук эш Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе 2016 елда тикшерелгән иде. Әлеге террорчылык оешмасының дәвамчылары, иректә булып һәм чит ил җитәкчеләре күрсәтмәсе буенча эш итеп, Россиядән качу өчен теләсә нинди чаралар күрә. 2016 елдан 2017 елга кадәр шундый ук маддәләр буенча 4 гаепләнүче өй арестыннан Украина территориясенә качкан вакытта шулай килеп чыкты да», – дип искә төшерде тикшерүче.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Вәлиәхмәтованың ире 2016 елда террорчылык өчен хөкем ителде»

Тикшерү Алсинә Хәйруллина һәм Ләйсән Садыйкова Рания Ваисовага турыдан-туры буйсынган, алар аның йогынтысына 2019 елда ук эләккән, дип ышана. Алар террорчылык оешмасының яшерен җыелышларында катнашкан.

«Гаеп шаһитлар күрсәтмәләре һәм хатын-кызларның яшәү урыны буенча тентү нәтиҗәләре белән раслана. Оешманың идеологик гамәлләренә кагылышлы материаллар табылды», – дип ачыклык кертте тикшерүче.

Рания Ваисова, тикшерүче сүзләренчә, легаль булмаган җыелышларны үз өендә уздырган. Тикшерү карамагында нәкъ менә Ваисованың Казанның Спартаковская урамында яшерен җыелышлар оештыру белән шөгыльләнүен раслаучы аудиоязмалар бар.

Альбина Вәлиәхмәтованың ире 2016 елда шул ук террорчылык оешмасында катнашкан өчен тоткарланган. 2018 елда ул Идел буе округы хәрби суды тарафыннан хөкем ителгән.

«Хөкем карарына карамастан, Вәлиәхмәтов җинаять эшчәнлегеннән баш тартмады һәм хатын-кызлар арасыннан яңа катнашучыларны җәлеп итүне дәвам итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Альбина Вәлиәхмәтова 2016 һәм 2017 елларда Әлмәттә Хизб ут-Тахрир әл-Ислами* эшчәнлегендә катнашкан һәм Украина территориясенә качкан затлар белән турыдан-туры бәйле», – дип өстәде Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе тикшерүчесе.

Процесста хатын-кызлар күп сөйләмәде, барысыннан да күбрәк Альбина Хәйруллина әйтте. Аңа һәм Вәлиәхмәтовага ни өчен алар суд составына ышанырга тиешлеген һәм бу эшнең сәбәбе нинди булырга мөмкинлеген аңлату өчен берничә тәнәфес кирәк булды.

«Тикшерүченең сүзе – яла ягу! Миңа монда сораулар бирүнең мәгънәсе юк, мине мөмкин булганның барысыннан да мәхрүм иттеләр», – диде Хәйруллина судка.

Ләйсән Садыйкова судтан аны сак астына алу түгел, ә читкә китмәү турында подписка билгеләүне сораган.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Вәлиәхмәтова минем җитәкчем түгел. Мин бернәрсәдә дә гаепле түгел, беркая да китәргә җыенмыйм, миңа читкә китмәү турында подписка ясарга мөмкинме?» – дип сорады Ләйсән Садыйкова.

Ничек кенә булмасын, Казанның Вахитов суды 4 хатын-кызны да 2 айга – 16 ноябрьгә кадәр Тикшерү изоляторына җибәрде.

* РФ территориясендә тыелган халыкара террорчылык оешмасы

«Татар-информ»нан

Дмитрий Шатров язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100