Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинадагы Одесса һәм Николаев шәһәрләрен азат итәргә кирәк булуы турында фикер чыкты

news_top_970_100
Украинадагы Одесса һәм Николаев шәһәрләрен азат итәргә кирәк булуы турында фикер чыкты
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Одесса һәм Николаев шәһәрләре азат ителергә тиеш, дип саный Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин.

«Одесса – 1794 елда Екатерина нигез салган шәһәр. Ул аның боерыгы буенча барлыкка килгән. Рус каласымы бу? Әлбәттә, русларныкы», – дип яза «Российская газета» Пушилин сүзләрен.

Николаев өлкәсе территориясе Кырым ханлыгы (ул Осман империясенә буйсынган) янындагы рус-төрек сугышлары вакытында кире кайтарылган, дип дәвам итә Пушилин.

«Әгәр элек хаталар ясалган булса, без моны танысак… димәк, бу шәһәрләр азат ителергә тиеш, бу – минем шәхси фикерем», – ди Донецк Халык Республикасы башлыгы.

Аның сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин бу мәсьәләгә карата бик төгәл фикер яңгыратты. Одесса – Россия шәһәре, һәм бу хакта барысы да яхшы белә, дип белдергән иде Путин матбугат конференциясендә.

«Украинаның бөтен көньяк-көнчыгышы һәрвакыт Россия яклы булды, чөнки монда – Россиянең тарихи территорияләре. Төркиядә яхшы беләләр, бөтен Кара диңгез буе рус-төрек сугышлары нәтиҗәсендә Россиягә күчкән. Монда Украинаның нинди катышы бар? Бернинди дә бәйләнеше юк. Кырым да, бөтенләе белән Кара диңгез буендагы җирләр дә түгел. Одесса, гомумән, рус шәһәре. Без бу хакта беләбез бит. Бу турыда һәркем яхшы белә. Юк, тарихи мәгънәсез нәрсәләр уйлап чыгарганнар», – дигән иде Путин «ТАСС» соравына җавап биргәндә.

Искәртеп үтик, Британиянең «Sky News» телеканалы Владимир Путинның Россия тагын бер шәһәрне азат итәргә җыенуына ишарәләвен язган иде.

Россия 2024 елда һөҗүмгә күчәргә мөмкин, ул вакытта армия Одессаны һәм Украинаның бөтен Кара диңгез ярларын азат итәчәк, дип язган Британия телеканалы үз фаразында.

Язма авторлары фикерләре буенча, Көнбатыш илләре Украинадагы конфликттан арыган. Нәкъ менә шуңа күрә алар көчсезлек күрсәтергә һәм Россия Федерациясенә үз максатларына ирешергә рөхсәт бирә ала.

«Күптән түгел Владимир Путин Одессаны «рус шәһәре» дип атады, бу – бөтен Кара диңгез ярларын контрольдә тоту буенча озак вакытлы планнар турында сигнал бирә ала», – дип билгеләп үтә чит ил авторлары.

Алар Россия Федерациясе карамагында көчле дроннар һәм РЭБ системалары барлыгын әйтә, дип яза «Аргументы и Факты». Россия сәнәгате Украина сәнәгате белән чагыштырганда шактый көчле, диләр. Аналитиклар конфликтның 2024 елда тәмамлануына шик белдергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100