Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинадагы хәрби операциягә күзәтү: өченче көн

26 февральгә Украинадагы хәрби операция барышына күзәтү «РИА Новости» һәм «ТАСС» мәгълүматларына таянып эшләнде. Кичә кич анонсланган тынычлык турында сөйләшүләр бүген башланмады.

news_top_970_100
Украинадагы хәрби операциягә күзәтү: өченче көн
Антон Вергун/ТАСС

24 февраль көнне президент Владимир Путин халыкка мөрәҗәгатендә Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында игълан иткән иде. Хәрби операция барышы һәм Россиягә карата кертелгән санкцияләр турында да хәбәр иттек.

Бүген иртән Саклану министрлыгының рәсми вәкиле генерал-майор Игорь Конашенков ике көнгә нәтиҗә ясады.

Россия Кораллы көчләре Мелитополь шәһәрен тулысынча контрольгә алган.

РФ Кораллы көчләре Украина хәрби инфраструктурасының 821 объектын ракеталар белән юкка чыгарган. Алар арасында — 14 хәрби аэродром, 19 идарә пункты һәм элемтә узелы, 24 С-300 һәм «Оса» зенит ракета комплексы, 48 радиолокация станциясе.

Россия хәрбиләре Украинаның 7 хәрби самолетын, 7 вертолет һәм 9 пилотсыз оча торган аппаратны бәреп төшерүен хәбәр итте. № 87 танк һәм башка хәрби машина, 28 залп утының реактив системалары, 118 берәмлек махсус хәрби автомобиль техникасы юк ителгән. "Россия Хәрби-диңгез флоты көче белән Украинаның хәрби-диңгез көчләренең сигез хәрби катеры юк ителде», — диде вәкил.

ЛНР гаскәрләре төркеме 24 февральдә башланган махсус операциядә 30 километр яулап алган. Бүген ЛНР җитәкчелеге «республика чикләренә якынлашу бик авырлык белән бара» дип белдерде.

Украина кораллы көчләре чигенгәндә, үзләре артыннан электр подстанцияләрен һәм елга аша салынган күперләрне шартлата, ди ведомство вәкиле.

«РИА Новости» Украина хәрби көчләрен Старобельск шәһәрендә тыныч халык яшәгән йортларга «Град» залплы атучы ракета системасы белән атуда гаепләде. «Атыш аркасында шәһәрдә янгын чыккан, торак йортлар җимерелгән. Һәлак булучылар да бар», — диелә әлеге хәбәрдә.

Саклану министрлыгы Россия армиясенең шәһәр һәм торак пунктларга һөҗүм итмәвен һәм гражданнарның гомерен саклап калырга тырышуын искәртә.

Бүген иртән Украина Кораллы Көчләре тәүлек эчендә Луганск Халык Республикасының җиде торак пункты буенча тугыз тапкыр ут ачкан. Бу хакта шимбә көнне утны туктату режимын контрольдә тоту һәм координацияләү буенча уртак үзәктә республика вәкиллеге хәбәр итте. «Украинаның Кораллы көчләре тарафыннан җиде торак пунктка тугыз ату теркәлгән. Донецкий торак пунктында биш йорт җимерелгән, ике кеше һәлак булган», — диелә әлеге хәбәрдә.

Ростов өлкәсе Миллер районына Украина ягыннан снаряд төшеп шартлаган.

Украина

Украинаны 150 мең кеше ташлап чыгып киткән. Качаклар башлыча Польша, Венгрия, Молдавия, Румыниягә китә, дип хәбәр итә БМО вәкиле Филиппо Гранди.

Украина Кораллы Көчләре Луганская бистәсен сугышсыз калдырып киткән.

Киевта метро пассажирлар йөртүдән туктаган. Ул кешеләргә качу урыны булып кына хезмәт итәчәк.

Владимир Зеленский Төркия хәрби кораблар өчен Кара диңгезне япты дип белдергән иде. Бераздан Төркия бу мәгълүматны кире какты.

Илдәге вәзгыять

Донецк һәм Луганск өлкәсеннән эвакуацияләнгән 11 меңнән артык кеше бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум түләүне алырга теләп мөрәҗәгать иткән.

Россиягә Донбасстан эвакуацияләнүчеләр саны 118 меңгә кадәр җиткән.

Петербургта «Бердәм Россия» партиясе Донбасс халкы өчен медиклар отряды төзи башлый.

Мәскәү халкы Донецк һәм Луганск шәһәрләреннән эвакуацияләнгән кешеләр өчен 67 меңнән артык әйбер тапшырган.

Роскомнадзор кисәтә

25 февральдән Россиядә Facebook социаль челтәрен өлешчә чикләү башланды. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итүенчә, Генераль прокуратура социаль челтәрне кеше хокукын боза дип таныган. Facebook РИА Новости битен 90 көнгә «ялган мәгълүмат» тарату өчен чикләгән иде. Моңа җавап итеп, Роскомнадзор Facebook социаль челтәренә шарт куйды — социаль челтәр «хокук бозуларны бетермәсә, аңа керү мөмкинлеге тулысынча яки өлешчә чикләнәчәк», диелә РИА Новости хәбәрендә.

Роскомнадзор Россиянең кайбер массакүләм мәгълүмат чараларыннан махсус хәрби операциягә кагылышлы дөрес булмаган мәгълүматны алуны таләп итте. Хәбәрдән аңлашылганча, бу сайтларда махсус хәрби операцияне һөҗүм итә, бәреп керү, сугыш игълан итү дип атаганнар, шулай ук РФ Кораллы көчләренең Украина шәһәрләренә атуы һәм Украинада яшәүчеләрнең үлеме турындагы мәгълүматлар таратканнар. «Дөрес булмаган мәгълүматны юкка чыгармаган очракта бу ресурсларга керү чикләнәчәк», диелә ведомство хәбәрендә. Сүз «Эхо Москвы», «ИноСМИ», «Новая Газета», «Журналист», «Лениздат», «New Times», «Свободная Пресса», шулай ук Россиядә чит ил агентлары итеп танылган «Медиазона», «Дождь», «Крым.Реалии», басмалары турында бара. Роскомнадзор Россиянең рәсми мәгълүмат чыганакларындагы хәбәрләрне кулланырга кирәклеген искәртә һәм махсус хәрби операцияне башка төрле итеп атауның дөрес түгеллеген искәртә. Бу таләп үтәлмәгән очракта, мәгълүмат чараларына карата санкцияләр кулланылачак.

Тынычлык турында сөйләшүләр

Бүген төнлә хәрби хәр Украина президенты Владимир Зеленский Россия президенты Владимир Путинның шартларына риза һәм тынычлык, атышларны туктату турында сөйләшергә риза, дип хәбәр итте ТАСС. Зеленскийның матбугат секретаре Сергей Никифоров әйтүенчә, килешү төзү урыны турында сөйләшүләр баруын әйткән иде.

«Украина атышны туктату һәм тынычлык турында сөйләшергә һәрвакыт әзер кала. Безнең сөйләшүләрдән баш тартуыбыз хакындагы сүзләр дөрес түгел. Без РФ президенты шартларына риза», — дип язган ул. «Сөйләшү никадәр иртәрәк башланса, нормаль тормыш башларга шанслар шулкадәр зуррак».

Володин хәбәр итүенчә, украина хәрбиләре коралларын ташлый.

Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков Минскида сөйләшүләргә России делегациясен җибәрергә әзер булуын әйткән иде. Украина делегациясе сөйләшү урыны итеп Варшаваны тәкъдим иткән, аннары элемтәне өзгән, дигән иде Песков. Соңрак бүгенгә тәгаенләнгән сөйләшүләр булмаячагы ачыкланды.

«Украина сөйләшүдән баш тарту сәбәпле, бүген көндез Россия көчләренең хәрәкәте план буенча дәвам итте», — ди Песков («РИА Новости»).

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин Украина президенты Владимир Зеленскийның ашыгыч рәвештә Киевтан Львов шәһәренә китүен хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, ул инде 25 февраль көнне үк башкалада булмаган, ә социаль челтәрләрдә чыгара торган видеолары алдан яздырылган. Зеленский Львовта неонацистлар сагы астында, ди Володин. Володин сүзләренчә, әлеге хәбәр Югары Рада депутатларыннан килгән.

Кичә Украина Президенты Владимир Зеленский үзенең, Украина премьер-министры Денис Шмыгаль, президент офисы башлыгы Андрей Ермак һәм аның киңәшчесе Михаил Подолякларныңның Киевта булуларын раслап видеоролик чыгарган иде, диелә хәбәрдә.

Мәскәү Украина ягы белән сөйләшүләр алып бару өчен оператив рәвештә делегация формалаштыра. Моның өчен Киевның җаваплы булуы да мөһим, дип белдерделәр Россия Тышкы эшләр министрлыгында.

Россотрудничество башлыгы урынбасары Наталья Поклонская Украина Президенты Владимир Зеленскийны тынычлык урнаштыруга бер адым ясарга һәм корал ташларга чакырды. Бу хакта Наталья Поклонская үзенең Telegram-каналында рус телендә язган, ә Зеленскийга украин телендә мөрәҗәгать иткән.

родвижение российских войск в рамках спецоперации на Украине продолжилось в субботу после отказа Киева от переговоров, заявил пресс-секретарь президента РФ Дмитрий Песков.

Украина ягы килешүләрдән баш тарткан. Шул сәбәпле, Россия гаскәрләренең хәрәкәтләре тукталмады, дигән Песков.

Чит илләрдә

Бөекбритания премьер-министры Борис Джонсон Украинадагы хәрби операцияне туктатуны сорап рус һәм украин телләрендә видеомөрәҗәгать яздырган. Борис Джонсон Төньяк Европа илләре лидерларын Украинага күбрәк ярдәм күрсәтергә һәм Россиягә санкцияләр белән басымны арттырырга чакырды.

Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев санкцияләрнең берни дә үзгәртмәячәген һәм Донбассны яклау операциясе дәвам итәчәген белдерде.

Пентагон (АКШ) фикеренчә, Украинаның каршы торуы Россия көткәнгә караганда активрак булган.

Сербия Россиягә карата санкцияләр кертмәячәк.

Төркия президенты Эрдоган Путинны Украина турында сөйләшергә чакырды.

Лондон инициативасы буенча 25 ил Украинага корал китерү турында фикер алышты.

Польша Украинаны Европа берлегенә кертергә чакырды.

Европа Советында Россия хокукларын туктату буенча тавыш бирделәр. Төркия тавыш бирүдән тыелды.

Кыргызстан Президенты Путин белән сөйләшкәндә Россиянең Украинадагы гамәлләрен хуплады.

Ла-Манш бугазында Франция Россиянең автомобильләр ташыган судносын тоткарлаган.19 кеше ярга төшерелгән. Илчелек Франциянең тышкы эшләр министрлыгына протест белдерде.

Хәрби операция башланганнан соң Украина, Молдавия, Чехия, Польша, Болгария, Эстония, Латвия һәм Румыния Россиягә һава коридорын япты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100