Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада Зеленский урынына килергә мөмкин 5 кандидат – Сергей Нарышкин фаразы

news_top_970_100
Украинада Зеленский урынына килергә мөмкин 5 кандидат – Сергей Нарышкин фаразы
http://kremlin.ru

Хәзер Көнбатыш Украина Президенты Владимир Зеленскийны алмаштырырга тели. 5 кандидат бар. Шуларның берсе – Украина Кораллы Көчләре баш командующие Валерий Залужный. Соңгы вакытта Зеленский белән аның арасында низаг кискенләште, дип хәбәр иткән Россиянең Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин. Бу хакта LIFE сайты яза.

«Ноябрьдә Брюссельдә ЕС илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуында, Украинаның берәр югары вазифадагы хәрбие, мәсәлән, Кораллы Көчләре баш командующие Валерий Залужный яки Украина Оборона министрлыгының баш разведка идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов [президентны алыштырырдай кеше] була алыр иде, дигән фикер әйтелде», – дип яза Нарышкинга сылтама белән Россиянең Тышкы разведка хезмәте матбугат бюросы.

Шулай ук, Украина президентына кандидат итеп, Зеленский офисы башлыгы Андрей Ермак, офисның элекке киңәшчесе Алексей Арестович, Киев мэры Виталий Кличко да карала.

Зеленский белән Залужный арасында низаг Залужный «The Econimist» журналына биргән интервьюдан соң башланды. Ул анда фронттагы хәлләрнең тупикка килеп төртелүе турында әйткән иде. Зеленский хәрбинең бу сүзләре белән килешмәде һәм Залужныйны сәясәт белән шөгыльләнмәскә өндәде. Президентныкы булып саналган «Слуга народа» партиясенең кайбер әгъзалары генералны отставкага җибәрүне үк таләп итә башлады. Конфликт Украинада гына калмады – бу хакта Украина һәм АКШ вәкилләре фикер алышты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100