Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада яраланып кайткан хәрби төнге клубта янгын оештырган

Янгында 13 кеше һәлак булган.

news_top_970_100
Украинада яраланып кайткан хәрби төнге клубта янгын оештырган
Станислав контракт буенча хезмәт итә
Baza / T.me, Елена Вахрушева / 76.RU

5 ноябрьнең төнендә Костромада «Полигон» клубында янгын башланган. Полиция хезмәткәрләре «Полигон» клубында янгын чыгаруда шикләнелүчене тоткарлаган. Ул – Свердловск өлкәсе Асбест шәһәренең 23 яшьлек хәрби хезмәткәре Станислав Ионкин. Бу турыда 161.RU хәбәр итә.

Янгын өченче ярты тирәсендә башланган. Клубта төрткәләшү башлангач, берсе бина эчендә пиротехниканы кушкан. Шуның аркасында көчле янгын чыккан. Ул вакытта кафе эчендә күп кеше булган; 250 кешене эвакуацияләгәннәр. Хәзер җинаять эше кузгатылган.

MSK1.RU журналистлары әлеге бинаның хуҗасы өлкә Думасы депутаты Ихтияр Мирзоев булуын һәм бинада беркайчан да янгын куркынычсызлыгы тикшерелмәвен ачыклаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында моны шәхси эшмәкәрнең «кече бизнес» категориясенә кертелүе белән аңлатканнар. Депутат һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кирәкле ярдәм күрсәтергә вәгъдә биргән. 

Станиславның әнисе Ольга 76.RU хәбәрчесенә улы күптән түгел Украинада махсус операциядән яраланып кайтканын раслаган.

Юк, улым бу адымга бара алмый. Костромада аның часте бар, башка берни дә әйтә алмыйм, берни дә белмим, — дип сөйләгән ул.

Әни кеше сүзләренчә, Станислав «Полигон»дагы фаҗига алдыннан аның белән элемтәгә чыкмаган.

Хокук саклау органнары янгын чыгарган кеше гаебен таныганын хәбәр иткән. 7 ноябрь төбәктә «матәм көне» дип игълан ителгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100