Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада хатын-кызларны да мобилизация буенча чакыра башлаулары ихтимал

news_top_970_100
Украинада хатын-кызларны да мобилизация буенча чакыра башлаулары ихтимал
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Страна» сайты белдерүенчә, Украинада Рада депутаты Марьяна Безуглая, хатын-кызларны алгы сызыкка мобилизацияләү ихтимал булуы бар, ди. Бу хакта «Российская газета» яза.

Басма билгеләп үткәнчә, депутат үз социаль челтәрләрендә хатын-кызларны подразделениеләргә алгы сызыкка җибәрүгә каршы түгеллеген белдергән. Шул ук вакытта моңа кадәр сүз хатын-кызларны фронтка ирекле нигездә җибәрү турында гына бара иде.

Украина Югары Радасының мобилизация турында яңа закон әзерләве билгеле булды. Документта ротация һәм демобилизация үткәрү турында мәгълүмат, шулай ук ВСУга нинди яшьтәге кешеләрнең чакырылуы турында мәгълүмат булыр дип көтелә.

Украина Президенты Владимир Зеленский ноябрьдә хәрби хәлне озайту һәм гомуми мобилизацияне 90 тәүлеккә – 2024 елның 14 февраленә кадәр озайту турында законнарга кул куйды.

Шул ук вакытта Украинада «мобилизацияне киңәйтергә һәм 18 яшьлек студентларны да фронтка алырга» дигән чакырулар булды. Әлегә Украинада 27-60 яшьлек ир-атлар мобилизацияләнергә тиеш, ә 18 яшь тулганнарга илдән чыгу чикләүләре гамәлдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100