Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада «Россия» атамасын «Московия» дип үзгәртергә телиләр

news_top_970_100

Украинада «Россия» атамасын «Московия» дип үзгәртү яклы кешеләр ноябрь аенда имза җыя башлаган булган. Хәзергә 25 мең имза җыелган. Украина президенты Зеленский премьер-министр Денис Шмыгальга бу мәсьәләне фәнни институтлар белән өйрәнергә фәрман биргән. Бу хакта РИА Новости Украина президенты офисы сайтына сылтама белән яза.

Петиция авторлары фикеренчә, «российский» сүзе «Московский», ә Российская Федерация «Московская Федерация» булырга тиеш.

«Петициядә күтәрелгән мәсьәлә тарихи-мәдәни контексттан чыгып, шулай ук мөмкин булган халыкара хокукый нәтиҗәләр ягыннан өйрәнелергә тиеш», – дигән Зеленский.

«Московия» атамасы чит ил чыганакларында XVI – XVII гасырларда кулланылган. Бу Украина ягыннан булган беренче генә омтылыш түгел. 2020 елда «Слуга народа» партиясеннән Никита Потураев «күрше илне үзебез теләгәнчә атарга хакыбыз бар» дип чыгыш ясаган иде.

«Московия» атамасын Владимир Путинның да кулланганы бар. 2021 елда ул «НАТО илне таркатырга һәм «Московия»га әйләндерергә тели» дип чыгыш ясады. Быелгы юлламасында Путин шул ук тезисны тагын бер кулланды – Россияне таркатырга телиләр, таралган очракта, «московитлар, урал халкы һәм башкалар» барлыкка киләчәк, диде.

РФ Тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Мария Захарова «Телеграм» каналында «Украина Россиядән «анти-Россия» ясарга тели», – дип язды.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100