news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Украинада мобилизацияне лотерея форматында үткәрергә тәкъдим иткәннәр

news_top
Украинада мобилизацияне лотерея форматында үткәрергә тәкъдим иткәннәр
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Украинада мобилизацияне лотерея форматында үткәрергә мөмкиннәр, дип фаразлый Украина Икътисад министрлыгының элеккеге башлыгы Тимофей Милованов. Бу идеяне ул үзенең социаль челтәрләрендә тәкъдим итте, дип яза РИА Новости.

«Минем күпчелек укучыларым, мобилизациягә дөрес караш лотерея яки жирәбә аша, дип язалар. Дәүләт очраклы рәвештә көн һәм айны чыгара. Бу көннәрдә туган кешеләр мобилизацияләнә, башкалар юк. Мобилизациянең һәр дулкыны өчен шулай эшләргә. Сез нәрсә уйлыйсыз?» – дип, ул үзенең язылучыларыннан киңәш сорады.

Элекке министр аңлатканча, Украина Кораллы көчләре командованиесе эчке резервлар җитмәвен белдерә. Шуңа күрә илдә мәҗбүри мобилизация үткәрелә. Күпчелек кулланучылар бу идеяне хупламый.

«РИА Новости» хәбәр иткәнчә, мондый «лотереяләр» Кушма Штатларда Вьетнам сугышы елларында ук кулланылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар