news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Икеләтә шатлык: олы уллары махсус хәрби операциядән кайткан, кече улларының баласы туган

news_top
Икеләтә шатлык: олы уллары махсус хәрби операциядән кайткан, кече улларының баласы туган
Видеодан скриншот

Социаль челтәрләрдә кулына чәчәк тоткан, үзе култык таягына таянган хәрбинең видеосы таралды.

«Интертат» ачыклаганча, ул Питрәч районының Пимәр авылы егете Ришат Галәвиев икән. Егет Украинадан махсус хәрби операция зонасыннан кайткан. Ул башта Тау Иле урта мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләүче әнисе янына керә. Ришат үзе дә бу мәктәпне тәмамлаган.

Видеода күренгәнчә, хәрби култык таягына таянган һәм кулына чәчәк бәйләме тоткан килеш мәктәп коридорыннан бара. Аны мәктәптә укытучылар һәм укучылар каршы ала. Ниһаять, сыйныфтан әнисе чыга, 3 ай күрешмәгән ана белән ул кочаклаша. Аннары Ришатны туган авылы Пимәрдә үз йортларында әтисе каршы ала.

Рәмзия белән Рашат Галәвиевлар 2 ул һәм 1 кыз үстергән. Бу көнне алар икеләтә шатлык кичергән. Олы уллары Ришат махсус хәрби операция зонасыннан кайткан, ә икенче улларының баласы туган, һәм алар «әби-бабай» статусына ия булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар