Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинадагы махсус операциядә һәлак булган 27 яшьлек солдатны Кукмарада җирләделәр

Олег Кириллов вафатыннан соң Батырлык Ордены белән бүләкләделәр.

news_top_970_100
Украинадагы махсус операциядә һәлак булган 27 яшьлек солдатны Кукмарада җирләделәр

Татарстанның Кукмара районында 27 яшьлек Олег Кирилловның җирләделәр. Ул Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган, дип яза “Казанские ведомости” газетасы.

Солдатны керәшен авылында – Чура авылы зиратында җирләделәр. Олег Кириллов батырлыгы өчен вафатыннан соң Батырлык Ордены белән бүләкләнде. Аның хатыны һәм кечкенә кызы калды.

«Хезмәт даны» газетасында Ризилә Корбанова язуынча, Ватан сагында башын салган 27 яшьлек якташыбызның әтисе чыгышы белән Түбән Чура авылыннан, ә әнисе - Югары Чура авылы кызы. Алар гаиләләре белән күрше Теләче районының Олы Саурыш авылында барып төпләнгәннәр. Олегның балачагы әти-әнисенең туган яклары - Югары Чура җирлегендә узган. Ә егет үзе тормыш корып, хатыны Екатерина Валерьевна һәм кечкенә сабыйлары Алена белән Питрәч районының Көек авылында гомер иткән.

«Әти-әнисе Анатолий белән Римма безнең яхшы танышларыбыз, һәрвакыт аралашып, дус-тату гомер иттек. Алар гаиләләре белән бу якларга кайтып урнашканчы Оренбург өлкәсендә яшәделәр. Минем ирем дә шунда эшләде. Шул вакыттан бирле аралары бик якын. Олегны да кечкенә вакытларыннан ук беләм, алар төпчек улым белән яшьтәшләр. Һәрвакыт безгә килә иде. Бик төпле акыллы, тәртипле булды. Үземнең дә өч улым бар, мондый олы хәсрәтне күтәрергә әти-әнисенә, якыннарына Ходай сабырлык бирсен», - диде Галина Иванова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100