Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада махсус хәрби операция дәвам итә

Россия Кораллы Көчләре уздырган махсус хәрби операция барышында Украинадагы 118 хәрби объект сафтан чыгарылган.

news_top_970_100
Украинада махсус хәрби операция дәвам итә

ДНР һәм ЛНР гаскәрләре Россия Федерациясе Кораллы Көчләре ярдәмендә Украина Кораллы Көчләре (ВСУ) бүлекчәләренә контрһөҗүмне дәвам итә. Бу хакта РФ Оборона министрлыгының Мәгълүмат һәм массакүләм коммуникацияләр департаменты сайтыннан алынган рәсми мәгълүматларны җиткерәбез.

"Донецк Халык Республикасы гаскәрләре төркеме Волноваха юнәлешендә көндәшләренең каршылыгын җиңеп, националистик батальоннар оборонасына тагын бер чакрым ераккарак керде. 

Луганск Халык Республикасы гаскәрләре төркеме Степовое районында 9 чакрым ераклыкка үтеп керә алды.

Хәрби хәрәкәтләр барышында Украина көч структураларының 150дән артык хәрби хезмәткәре бирелгән һәм коралларын тапшырган.

Змеиный утравы тирәсендә Россия Кораллы Көчләренә Украинаның 82 хәрби хезмәткәре ирекле рәвештә бирелгән һәм коралларын тапшырган. Хәзер алардан хәрби хәрәкәтләрдә катнашудан баш тарту турында язмача белешмә алына. Якын арада алар үз гаиләләренә кайтарылачак.

Шулай ук ВСУның 53 нче бригадасының 11 хәрби хезмәткәре Николаевск торак пункты янында бирелгән. Шулай ук 36 нчы диңгез пехотасының бер бүлеге ДНР милициясе командованиесе белән элемтәгә чыккан һәм республика территориясенә узар өчен «коридор» сораган. Коралларын тапшырганнан соң, алар үз гаиләләренә кайту мөмкинлегенә ия булачак.

Хәрби хәрәкәтләр барган районда вазгыять тотрыкланганнан соң, коралларын тапшырып бирелгән хәрби хезмәткәрләр өйләренә җибәреләчәк.

Россия Кораллы Көчләре уздырган махсус хәрби операция барышында Украинадагы 118 хәрби объект сафтан чыгарылган.

Алар арасында 11 хәрби аэродром, ВСУның 13 идарә һәм элемтә пункты, 14 зенит-ракета комплексы, 36 радиолокация станцияләре бар.

5 хәрби самолет, 1 вертолет, 5 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән.

18 танк һәм башка хәрби бронялы машиналар, залплы ут ачу буенча 7 реактив система, 41 махсус хәрби автомобиль техникасы һәм 5 хәрби катер юкка чыгарылган.

Кичә, 24 февральдә, Россия Һава десанты гаскәрләре тарафыннан Чернобыль АЭСы районындагы территория тулы контрольгә алынды.

Украинаның АЭСны саклау буенча аерым батальоны хәрбиләре белән Чернобыль АЭСнының энергоблоклары һәм саркофагының иминлеген бергәләп тәэмин итү турында килешенде.

Атом электростанциясе районында радиация фоны нормада. АЭС персоналы андагы объектларга хезмәт күрсәтүне штат режимында дәвам итә һәм радиоктив вазгыятьне күзәтеп тора.

Россия десантчылары һәм Украинаның АЭСны саклау батальоны хәрбиләренең станция оборонасы буенча уртак гамәлләре националистик һәм башка террористик оешмаларның илдәге вазгыятьтән файдаланып, атом-төш провокациясен оештыра алмаячагына гарантия булып тора". 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100