Украинада һәлак булган Руслан Галләмовны Казанда соңгы юлга озаттылар
Хушлашу мәрасиме «Курган» зиратында узды.
Казанның «Курган» зиратында Украинада һәлак булган прапорщик Руслан Галләмовны соңгы юлга озаттылар, дип хәбәр итә «Казанские ведомости».
Руслан Галләмов Чаллыда туган, Казанда контракт буенча хезмәт иткән. Ул «краповый берет» — махсус квалифивакация үткән хәрбиләргә генә бирелә торган билге йөртү хокукына ия булган. 11 мартта һәлак булган.
Хушлашу мәрасимендә якыннары, хезмәттәшләре, дуслары булды, дип хәбәр итә сайт.
Руслан Галләмовның хатыны һәм ике баласы булган.