Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Украинада конфликт кинәт кенә бетәргә мөмкин»: каршы яктан фараз

news_top_970_100
«Украинада конфликт кинәт кенә бетәргә мөмкин»: каршы яктан фараз
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

«РИА Новости» Украина президенты Владимир Зеленскийның офисы җитәкчесе Андрей Ермакның фаразын да китерде. Андрей Ермак: «Әгәр 100 метрга чабу дип күзалласак, без 70 метрны инде уздык. Әмма калган 30 метр – иң кыены», – дип белдергән. Андрей Ермак фикеренчә, беркем дә конфликтның кайчан бетәчәген белми, әмма бу «кинәт кенә» дә булырга мөмкин.

Италиянең Оборона министры Гвидо Крозетто, конфликт 2024 елның язында хәл ителергә мөмкин, дигән, дип яза The Huffington Post. «Хәрби яктан без тупикта, бу – хакыйкать. Минемчә, конфликтны хәл итү сәяси яктан табылырга тиеш. Каршылык кыш буе дәвам итәчәк, язын чишелеш табылырга мөмкин», –дигән сүзләрен РБК сайты китерә.

Бу – каршы як фикерләре булды.

Дума депутаты, Донбасс доброволецлары берлеге рәисе, 7нче штрум бригадасы командиры Александр Бородай, быел ук хәл ителеш булыр, дигән фикердә. Ул Россия армиясе һөҗүмендә зур уңышка – тәүлегенә дистәләгән километрга алга китешкә өметләнүен әйтте. «Бу – Одесса яки Харьков булырга мөмкин. Без дошман оборонасының беренче линиясен алгач, икенче һәм өченче линияне юкка чыгарып, көпчәкле һәм чылбырлы техникада хәрәкәт итә алачакбыз, дошманның бар оборона системасы җимереләчәк, дошман качачак. Аннары Киев белән капитуляция турында сөйләшүләр башларга була».

Россия президенты Владимир Путин, махсус операция аның максатлары тормышка ашкач кына тәмамланачак, дип белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100