Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада һәлак булган солдатны махсус операциядә һәлак булган туганы янына җирләгәннәр

news_top_970_100
Украинада һәлак булган солдатны махсус операциядә һәлак булган туганы янына җирләгәннәр
"Әлки хәбәрләре"

Әлки районы Чуваш Борнае авылында Украинада һәлак булган Владимир Толстовны соңгы юлга озатканнар. Аны шулай ук махсус операциядә һәлак булган туганы – абыйсы Иван Дулатов белән янәшә җирләгәннәр, дип яза «Казанские ведомости». 

Солдатны соңгы юлга озатуда район хакимияте, авылдашлары, хезмәттәшләре катнашкан.

21 яшьлек Толстов разведкада снайпер булган. Ул 18 апрельдә һәлак булган. Саклану министрлыгы вәкиле Толстовның беренче сафларда булуы, батырлыгы өчен Батырлык орденына тәкъдим ителәчәген әйткән.

Шулай ук бүген Украинадагы махсус хәрби операциядә Казаннан Илназ Кадыйров һәлак булганлыгы ачыкланды. Ул гвардия капитаны, рота командиры булган, дип яза «Казанские ведомости». Аңа 34 яшь булган.

Илназ Кадыйров Казан танк училищесын тәмамлаган булган. Ул Курган зиратында җирләнгән. Аны хезмәттәшләре «иң яхшы командир» дип әйткән булган.

1 майда махсус операциягә үз теләге белән киткән 49 яшьлек Чаллы кешесе Наил Хәлиуллинның һәлак булуы билгеле булды. Ул 8 апрельдә үзе теләге белән киткән булган. Чаллы хакимияте аның якыннарының кайгысын уртаклашуын белдергән. Наил Хәлиуллинның хатыны һәм өч баласы булган, дип хәбәр ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100