Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада көчле яңгырлар аркасында зур бәла-каза килгән, күперләр җимерелгән

Ике сәгать эчендә 20 көнлек яңгыр яуган гарасат вакытында һәлак булучылар да бар.

news_top_970_100
Украинада көчле яңгырлар аркасында зур бәла-каза килгән, күперләр җимерелгән

Узган атнада Украинаның Ивано-Франковский, Черновицкий, Львов, Закарпатский һәм Тернополь өлкәләрендә табигый бәла-каза зур зыян китергән. Чит илләр гуманитар ярдәм җибәрә башлаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт хезмәте хәбәр иткәнчә, өч кеше һәлак булган, тагын бер кеше хәбәрсез югалган.

Якшәмбе көнне Украинаның Закарпатье өлкәсендә сил агып төшкән, ике сәгать эчендә унике көнлек явым-төшем булган. Бу турыда Өлкәнең дәүләт администрациясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости язды.

«Межегорье районында 15.30 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр яшенле көчле яңгыр, боз яуган. 2 сәгать эчендә 20 көнлек явым-төшем булган. Бу — ике сәгатькә 119 мм дигән сүз. Елгаларда су күтәрелеп, җир убылган урыннар булган», — диелә хәбәрдә.

Мукачевский районында су агымы чын елгага әверелгән, юлларны юып алып киткән, күперләр җимерелгән.

24 июньдә Ивано-Франковский һәм Черновицкий өлкәсендә көчле яңгыр аркасында су басып, ун мең кеше яши торган йортларда газ беткән. 

«Черемош елгасы аша уза торган газүткәргеч баганалары җимерелде, су күтәрелде, юллар җимерелде. Анда бару кыенлашты. Иң катлаулы вәзгыять Ивано-Франковский һәм Черновицкий өлкәләрендә, биредә 30 бригада тәүлек әйләнәсенә эшли. 10 мең кеше газсыз калды», — дип яза Украинаның Газ хезмәте Фейсбук челтәрендә.

«Ивано-Франковский өлкәсендә барлыгы 110 км автоюл, 1859 м яр буе корылмалары, 90 күпер җимерелде. Ивано-Франковский, Львов, Черновицкий районнарында 429,7 км автоюл, 130 күпер җимерелде. 34 торак пункт белән транспорт элемтәсе бозылды», — дип хәбәр итә илнең Эчке эшләр министрлыгы.

Ивано-Франковский өлкәсендәге Галич шәһәрендә район хастаханәсен су баскан. пациентларны коткаручылар алып чыккан, алар арасында коронавируслы кешеләр дә бар. Бу турыда Украина премьеры Денис Шмыгальгә сылтама белән РИА Новости язды.

29 июньдә берничә өлкәдә гадәттән тыш куркынычсызлык чаралары кертелгән.

«Якынча зыян суммасы 20 миллион доллардан артык», — дип хәбәр итте Беренче канал.

Украинада иң зур чаңгы-тау курорты һәм аның янында берничә дистә авыл да су басудан зыян күргән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте. 

Көчле яңгырлар Польша башкаласы Варшавада да зур зыян китергән. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, илдә өч министрлык — Эчке эшләр, Әйләнә-тирә мохит, Гаилә, хезмәт һәм социаль сәясәт биналарын да су баскан.

Варшаваның күпчелек районнарында коткаручылар эшли. Биредә идән асларына, гаражларга су тулган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100