Украинада һәлак булган Рафил Гайнетдиновның әнисе: «Кайсысы?» – дип сорадым»
Рафил улының үлеме алдан төш булып кереп сиздерә анага.
Балтач районы Түбән Субаш авылында яшәүче Фәгыйль абый белән Гүзәлия апаның уртанчы уллары Рафил Гайнетдинов Украина җирендә hәлак булган. Аларның биш баласының өчесе – Раил, Рафил, Искәндәр – хәрбиләр. Егетләр бик күп тапкыр кайнар нокталарда булалар. Донецк һәм Луганск Халык республикаларында Россия махсус хәрби операция башлагач, Рафил белән Искәндәр тагын ут эченә китә. Искәндәр 2 тапкыр яралана, ә Рафил һәлак булып, туган авылында җирләнгән. Блогер Фагыйлә Шакирова һәм журналист Чулпан Галиәхмәтова, бергәләп, Рафилнең әти-әнисенең кайгыларын уртаклашып, хәлләрен белешкән, истәлекләр яңарткан.
«Юк, әти, абый янына барам», – диде
Гайнетдиновларның олы уллары Раил мәктәптән соң Казан танк училищесына укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлый. Раилдән соң туган икенче уллары Рафил дә шул юлны сайлый: 2008 елда шушы ук училищега килә.
– Рафил спортка бик һәвәс иде. Сулагай иде ул безнең. Универсаль иде. Субаш мәктәбе ул чагында спорт буенча бик көчле иде, мин үзем физкультурник идем, – дип сөйли үзе Казан педагогика институтында физкультура һәм хәрби укытучы һөнәрен алган Фәгыйль Гайнетдинов. – Мин үзем әйттем: «Улым, син спорттан әйбәт бит, шунда бармыйсыңмы?» – дидем. – «Юк, әти, абый янына барам», – диде.
Училищены тәмамлаган яшь офицер Раилне Таҗикстанга җибәрәләр, Рафил кабат абыйсы артыннан китә.
– 2012 елда укуын бетергәч, аны туры Таҗикстанга җибәрделәр, хезмәт итәргә, – дип хатирәләрне яңарта әнисе Гүзәлия ханым. – Аннан инде Самарага, Рощинский хәрби шәһәрчегенә кайтардылар. Шунда хезмәтен башкарганда, «миротворческая сила» дигән җиргә керттеләр. Шунда рота командиры урынбасары булып хезмәт итә башлады. Башта Сириягә барып кайтты, аннан Әрмәнстанга барып, чуалыш вакытында 5 ай анда хезмәт итте. Аннан тагын Сириягә барды, яңадан кире Таҗикстанга барды.
Уллары Сириядә командировкада чакта гел борчуда яши ата-ана. Ут эчендә бит уллары!
– Алар танк училищесына кергәннән бирле, солдат тормышы белән яшибез, – ди ана. – Кешегә аңлатып та булмый аны. Солдатлар белән яшим мин.
2022 елның 1 февраленнән Рафилне башта, хәрби укуга дип, Белорусиягә алып китәләр, шуннан туры Украинага кертеп җибәрәләр. Рафил шул китүеннән кабат әйләнеп кайтмый.
«Кеше сорагач, хәлләре әйбәт, димен. Үземнең кычкырып елыйсылар килә»
– Рафил: «Без, әни, февральнең 1нән китәбез Украина ягына», – диде. Шундук әйтте. Шул киткәннән гел сөйләшеп тордык, соңга таба җәй көне ай ярым бер хәбәр булмады, – бу сүзләрне сөйләү Гүзәлия ханымга җиңел түгел. Әледән-әле туктап тын ала, төер булып утырган күз яшьләрен йотып җибәрә. – Моны әйтеп тә булмый. Кеше сорый, мине Балтачта бөтен кеше белә, мин Балтачныкы бит инде төп чыгышым белән. Безнең балаларның да шунда икәнен беләләр. Сорыйлар, эчтән дерелдәп торасың инде. Мин, «әйбәт, хәбәрләре килә» димен, үземнең кычкырып елыйсы килә. Шундый чаклар була.
Озак вакыт хәбәре булмаганнан соң, ниһаять, улы Рафилнең шалтыраткан вакытын числосына кадәр атап сөйли Гүзәлия ханым:
– 17 июнь. «И Ходаем, тавышларын ишетәсем килә ич улымның», – димен, үземнең елыйсым килә. Аллаһы Тәгалә бар бит ул, шул минутта телефон шалтырый. Рафил улым шалтырата! Минем күздән яшьләр ага. «Әни, елыйсыңмы әллә? Бар да әйбәт. Әле яңа чыктык», – ди. Ул вакытта минем өченче улым Искәндәр дә Украинада ич инде. «Улым, ничек хәлләрегез? Бер тавыш-тыныгыз юк, кайгырабыз», – димен. «Әни, бар да әйбәт, кайгырма. Менә ял итәргә чыктык», – ди. Озак сөйләштек.
Өченче уллары Искәндәр мәктәптән соң Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлап, абыйлары артыннан хәрби хезмәткә китә, контракт төзи. Хезмәте вакытында беренче тапкыр яралана. Әти-әниләренә бу хакта егетләр бер сүз дә әйтми, Искәндәр соңыннан, аякка баскач кына хәбәр бирә.
– Икенче көнне, «И, Искәндәр улымны да ишетәсе иде», – димен. (...) Ул апрельдә яраланган, йөрәк сизә. Ул вакытта апрель аенда Фәгыйльгә әйтәм, бу баланың бер хәбәре юк, дим. Олы малайга шалтыратам, ватсаптан сөйләшеп торабыз гел: «Улым, Искәндәрне дә белеш әле, нишләп бер хәбәре дә юк?» – минәйтәм. Ул яраланган да, башта аны Белгородка чыгаргач, ярасын ачканнар да, ярчыкларын ала алмаганнар. Кире япканнар да, шундук Мәскәүгә, Бурденко исемендәге госпитальгә җибәргәннәр, – дип сөйли ана. – Ул көнне Фәгыйль Балтачка җыелышта, мин сеңелкәшкә бардым да, утырабыз шулай чәй өстәле артында. (...) Сеңелкәшнең телефонына шалтыраталар, «Нишләп әни телефонын алмый?» – дип. – «Белмим, шалтырамый ич!» Шулай дидем дә, экранга чыкты өченче малай. «Улым, бәрәч, син нишләп футболкадан, син берәр больницадамы әллә?» – дигән идем, көлеп җибәрде. «Әни, син шундук беләсең инде, – ди инде ул миңа. – Әйе, мин госпитальдә», – ди. Аякка баскач кына әйттеләр. Ә мин шул вакытта төш күрәм, гел солдатлар күрәм. Шулай итеп керде төшкә.
Рафил улының үлеме дә алдан төш булып кереп сиздерә анага. Бу юлы да төшендә солдатлар күрә ул:
– Бу малай үлгәндә дә, алдагы көнне генә төш күрәм, куам икән солдатларны, китегез, димен. Сикереп тордым да, «Фәгыйль, нидер дөрес түгел. Рафилдән бер атнадан бирле хәбәр юк», – димен. Йөрәк елый, эчтән нәрсәдер тырнап тора. Дөрес түгел, димен.
Моны (Фәгыйль абыйга ишарәли) физкультурниклар бәйрәменә чакырдылар шул августның 13е көнне. Кайтты да, мин ашлык белештем, ашлыкка менәбез, ди. «Ярар, күршеләргә ашлык күп китерделәр, безгә кирәк түгел, дип әйтәләр, амбарга төшмибез, болардан гына алабыз», – дим. Тутырып бетердек.
Телефон өйдә калган иде, бервакытны күрше хатыны йөгереп кергән. «Нәрсәгә дип шалтыратасың миңа?» – ди. «Юк, шалтыратмыйм», – димен. «Ник, анда Гүзәлия апа шалтырата, дип әйтте малай», – ди. Безнең бит авыл советы да Гүзәлия исемле, бәлки, шул сиңа шалтыратадыр, димен. Кире чыгып китте дә, бервакыт яңадан йөгереп кергән. «Телефоныңны ал әле, ал, сиңа ул», – ди.
Алсам, олы килен дә Гүзәлия минем, шул елый. «Кодагый белән берәр хәл булдымы әллә?» – димен. Елый, әйтә алмый сүзен. «Әйт инде үзең әнигә», – дигәч Раилгә, аңладым инде. «Кайсысы?» – дип сорадым. Рафил, диде.
Авыр булды, әлбәттә, бик. Башта ышанасы да килмәде.
«Мондый офицерлар Россиядә бармак белән генә санарлык»
Уллары Рафилнең күпсанлы медальләрен кулы белән сыйпый-сыйпый сөйли Фәгыйль Гайнетдинов:
– Менә орден-медальләре: «Батырлык өчен» ордены килеп җитә алмый әле һаман да. Менә «За боевые отличия» дигән, «За отличие в воинской службе» дигән. Болары инде «Участнику в военной операции в Сирии», «Благодарность за совместную службу» дигән...
...Язмышыңнан беркая да китеп булмыйдыр инде ул. Әнисе әйтә иде, ул бик тиз туды, дип. Тиз булды кайтуы да. Ульянга самолет сигезләргә кайтып җитте. Унберне бушата торгач, ахыргысы Ульянда иде. Шуннан алып, монда төнге беренче яртыда кайтып та җиттеләр. Гробның тәрәзәсе бар иде, мин шундук карадым... Үзе инде...
Ульянга озата килгән хәрбиләрнең берсе Рафил белән бергә хезмәт иткән егет икән, шул: «Мондый офицерлар Россиядә бармак белән санарлык», – дигән. Балаларын башкалар белән санлашырга, хәлләренә керергә өйрәтеп үстергән ата-ана өчен бу сүзләр бик кыйммәт.
– Без балаларны, чынлап та, бик көчле тәрбияләдек. Гел әйтә идем: «Сез – укытучы балалары. Әтиегез – мәктәптә, Балтачта беләләр. Кайтасыз, юлда 5 сум акча күрсәгез дә алмагыз. Чит кеше алса алсын, тик сез алмагыз»,– дип әйттем, – искә ала әниләре. – Үзләре үк әйтте инде: «Әни, син безне шулай тәрбияләдең, безне бүре итеп тәрбияләмәгәнсез бит сез». – «Юк, улым, – минәйтәм, – армиягә киләләр бит, аларны бит нәкъ минем шикелле әниләр җибәрә. Сез миңа газиз, алар да бит әниләренә газиз. Берүк сукмагыз, сез – аларга әти дә, әни дә. Сез – командир, офицер икәнсез, әти дә, әни дә сез аларга».
Машина йөртергә өйрәнгәндә дә, үз көчләре белән тырыша егетләр.
– Правага укыды җыенысы да. «Улым, бирә алмасаң, акча булса да төрт!» – «Әни, без үзебез!» – диделәр. Юк! Берсе дә акча түләп алмады праваны, Аллага шөкер. Тәрбиядәндер инде ул, – бу сүзләрне дә горурланып әйтә ана.
Рафилгә хәрби операциядә чакта дуслары да, шундагы шәфкать туташлары да ялга кайтып килергә кушалар.
– Бер медсестра да, үзе киткәндә: «Әйдә бергә кайтып китәбез», – дип әйткән. «Юк, мин солдатларымны ташламыйм, калдырмыйм», – дигән инде ул, – ди Гүзәлия ханым.
Рафил Түбән Субаш авылы зиратында җирләнгән. Ял алгач, хәрби дуслары Рафилнең каберенә киләләр икән.
– Шулай ук Украинадан яраланып кайткан бер дусты килде. Рощинскийда тора, хатыным, ике балам бар, ди. Контракт белән хезмәт итүче бу. Без бик дуслар идек, ди, ул да шунда булган. Ишетеп килгән, – дип сөйли Гүзәлия ханым. – Мин әйтәм, Рафил авыл зиратының теге башында инде, дим. «Ул кайсы йортта тора?» – ди. Мин әйтәм: «Сез төбәп килгәнсез, шушы йортта тора иде». – «Гафу итегез, кайгыгызны уртаклашам», – дип китте. «Үзең дә яралангансың бит әле», – димен. – «Әйе, әле яңа аякка бастым да, ишеткәч, кайттым»,– ди. Биектауныкы булып чыкты ул егет.
«Коръән – бик зур бүләк бит инде ул»
Рафил инде хәзер әнисенең төшләренә керми. Туганнары гына, күргән төшләрен сөйләп, әти-әнисен юата.
– Абыйсының малае төшенә кергән, – дип сөйли әнисе Гүзәлия ханым. – Ашларыннан соң, сентябрьнең 11ләреннән соң, шушылай капка төбенә кайтып баскан, матур итеп киенгән, кулында төргәк, ди. «Юк, Илдар абый, мин тизгә генә кайттым, бүләккә генә кайттым», – ди икән. Сеңлесе, минем килен – абыйсының хатыны, абыйсы – өчесе аңа багышлап Коръән хәтем чыкканнар иде. Бер Коръәнне чыгып, багышлаганнар иде, «бүләк» дигәне шул инде. Коръән – бик зур бүләк бит инде ул.
Кайчандыр Рафилнең Сириядән алып кайткан Коръән китабы да өйнең түрендә кадерле бүләк һәм истәлек булып саклана.
«Дүрт бала – ни туда, ни сюда»
Бүген Гайнетдиновларның олы уллары Раил Чиләбедә хәрби частьтә хезмәт итә. Өченче уллары Искәндәр – Тольятти шәһәрендә. Дүртенче уллары үз яннарында, Бөрбаш авылында эшли. Аякларында яссы табанлылык булганга, армиягә бармаган. Югыйсә, анысын да абыйлары үз янына чакырган булган. Төпчекләре Энҗе – студент.
Энҗене соңлап, 40 яшьләрне үткәч кенә алып кайта Гайнетдиновлар. Гүзәлия ханым ул хакта елмаеп-көлеп сөйли:
– Бер елны асрамага бала бирә башладылар. Кеше ала шулай. Акча юк бит инде, акча кирәк. Ә аңа 9 мең бирәләр икән ай саен. Бу инде (ире): «Әйдә, бер бала алыйк», – ди. Кыз алып кайтабыз, дип, үзебезнең һаман малай булды. «Юк, минем аякта варикоз да бар, куркам да, – минәйтәм, – җитә дүртесе». Бу әйтә: «Дүрт – ни туда, ни сюда. Пенсиягә дә чыга алмыйсың», – ди. (...) Бу барган да социаль яклау бүлегенә, миңа да бала бирегез әле, ди икән. Шуннан тегендә утыручы хатын: «Ник, абый, сезнең балагыз юкмыни?» – дип сораган. «Ба-а-ар!» – «Ничәү?» – «Дүртәү!»
Мескен, теге хатынга шок булган. Бервакыт теге хатын миңа шалтырата: «Апа, сезнең ирегез дөресме ул, бала сорап йөри», – ди. Мин: «Юк-юк, бирә күрмәгез», – дидем инде. Шуннан, кайтты да, әйдә, минәйтәм, үлсәм үләрмен, калсам, калырмын – үзем алып кайтам, дидем. Шулай 41 яшемдә алып кайттым Энҗе кызымны.
Ә 50 яшь тулгач, пенсиягә чыгасы бар, миннән пенсия бүлекчәсендә сорыйлар: «Балагызның 8 яшь аермасы бармы?» – «Бар-бар, – минәйтәм, – без все рассчитали аны. Алдан уйладык-белдек, ул булмаса, мин алып кайтмыйдыр идем дә», – дидем.
Энҗегә хәзер инде 18 яшь. Нәни Энҗе белән Казан танк училищесына, уллары хәлен белергә барган көннәрне бүген фотосурәтләрдән карап, искә төшереп утыра Гүзәлия ханым һәм Фәгыйль Гайнетдиновлар.
Ата тәрбиясе, ана тәрбиясе
Фәгыйль Гайнетдинов гомере буе мәктәптә физкультура һәм хәрби дәресләр алып бара. 1986 елда пединститутның хәрби кафедрасын тәмамлый.
– 1986 елдан 1989 кадәр Түнтәрдә военрук булып эшләдем. Аннан Субаш мәктәбенә военрук булып кайттым. 1991 елда яңа мәктәп ачтылар. Башлый идек сентябрьдә йөгерүдән – һәм майга кадәр. Атна саен ярыш, шимбә ял юк, – дип искә ала ул вакытларны.
Иренең башкарган эшләре турында сөйләгәндә, Гүзәлия ханым аны гомер буе көтеп яшәвен әйтә:
– Фәгыйль абыегыз ул бит әле шушы авылда комсомол иде, комсорг. Колхозда тагын спорт инструкторы итеп куйдылар. (...)
Мин аны гомер буе көттем, чөнки гомер буе ярышта йөри ич ул. Мин гомер буе чит кеше балалары өчен кайгырып яшәдем. Мәктәпнең бөтен балалары өчен. Мәскәүгә кеше елга бер бара, ә ул минем аена икешәр-өчәр бара иде. Ярышка, кеше балалары белән китә. Мин Фәгыйльгә гел әйтәм, берүк исән-сау саклап, яклап йөрт, димен.
Бразилиягә барды, Польшага барды, Болгариягә, Румыниягә барды... Кайларга гына бармады бит ул. Казахстанга барды. Мәскәүне әйтмим дә инде, Мәскәү аның өчен ишегалдына чыккан шикелле генә. Ул алып барган балалар аңа бик рәхмәтле. Менә 60ка җиттем, минем Мавзолейны күргәнем юк. Ә ул анда баргач, буш вакытлары калса, балаларга Ленинны күрсәтә. Алар аны белмиләр дә. Аны мин беләм, безнең чор кешесе белә. Кызыл мәйданга алып бара, карточкага төшерә...
Гаиләдә үскән биш баланың бишесе дә, әтиләре үрнәгендә, спортны яраткан, шөгыльләнгән, нык буынлылар. Шушы биш баланың өчесе – шулай ук, әтиләре үрнәгендә, тормышларын хәрби хезмәт белән бәйләгәннәр.
– Үкенмисезме хәрби хезмәткә җибәргәнегез өчен? – журналистлар шул сорауны бирә.
– Юк, үкенмибез. Нәрсәгә үкеник? Алар чын үз вазифаларын үтәделәр ич.