Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада һәлак булган Ленар Вафинны соңгы юлга озаттылар

news_top_970_100
Украинада һәлак булган Ленар Вафинны соңгы юлга озаттылар
http://nurlat-tat.ru

Нурлатта махсус хәрби операциядә һәлак булган Ленар Зәйдулла улы Вафинны соңгы юлга озаттылар, дип яза «Нурлат-информ». Хушлашу мәрасиме мәчеттә узган.

Ленар Вафин 8нче мәктәпне тәмамлаган, Чаллы автомеханик техникумында укыган, армиядә хезмәт иткән. Үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән.

Соңгы юлга озату чарасына Нурлат башлыгы Алмаз Әхмәтшин килгән. Ул Ленар Вафинның якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергән. «Илебез өчен катлаулы вакытлар килеп җитеп, Ватанны сакларга чакыргач, ул уйлап та тормыйча, контракт буенча Ватанны сакларга киткән. Безнең хәтеребездә ул герой һәм киләчәк буыннар өчен үрнәк булыр», – дигән район башлыгы.
Хушлашу чарасында экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашкан. Ул республика Рәисе исеменнән: «Без Ватанның батыр сакчысы белән хушлашабыз. Мондый егетләр безнең илнең тынычлыгын һәм иминлеген саклый», – дигән.

Нурлат военкомы Заһир Абдуллин бер минут тынлык игълан иткән.

Россия президенты указы белән, хәрби бурычын үтәгәндәге батырлыгы һәм үзен аямавы өчен, Ленар Вафин, вафатыннан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Аны район башлыгы туганына тапшырган. Туганнарына шулай ук, мәңгегә сакларга дип, Россия флагы да бирелгән. Хәрбине автоматлардан залп атып җирләгәннәр.





 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100