Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада һәлак булган Дамир Исламовның әнисе: «Мин гомер буе улым белән горурландым»

Украинадагы махсус операциядә һәлак булган офицерны бүген Лениногорскида соңгы юлга озаттылар. Дамир Исламов махсус операция вакытында экипажы белән бергә һәлак булган. Лениногорскида туып-үскән өлкән лейтенантның батырлыгы мәңгелек, ди аның туганнары һәм якыннары. “Татар-информ” хәбәрчесе Елена Саляхова хушлашу мәрасимендә булып кайтты.

news_top_970_100
Украинада һәлак булган Дамир Исламовның әнисе: «Мин гомер буе улым белән горурландым»
Владимир Васильев фотолары

“Шок. Бу югалтуның ачысын сүзләр белән генә аңлатып булмый. Шундый ул үстергәне өчен әнисенә мең рәхмәт”, - дип искә алдылар өлкән лейтенант Дамир Исламовны хушлашу мәрасименә килгән кешеләр.

Дамир Исламов Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус операциядә 7 мартта һәлак булган. Хушлашу мәрасиме бүген Лениногорскиның Мәдәният сараенда узды. Йөзләгән кеше: туганнары, якыннары, дуслары һәм шәһәрдә яшәүче башка кешеләр һәлак булган офицерны искә алырга җыелды.

“Без Дамир белән бик яхшы дуслар булдык, алга таба да шундый ук дус булып калырбыз. Барлык дусларыбыз исеменнән шуны әйтә алам: без аның белән һәрвакыт горурландык. Дуслыгыбызның кадерен белдек. Ул безнең барыбыз өчен дә үрнәк иде. Ярдәме, намуслы булуы өчен рәхмәт аңа. Дамирның якты, мәрхәмәтле, шат күңелле кеше булуына барыбыз да белә”, - дип истәлекләрен сөйләде Дамирның классташы һәм иң якын дусты Альмир Ямалиев.

Дамир Исламов 1996 елның 13 октябрендә Лениногорск шәһәрендә күп балалы гаиләдә туган, ул гаиләдәге иң олы бала. 2014 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Дамир Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесына укырга керә. Шуннан соң Ростов өлкәсенә хезмәт итәргә китә. Дамирга 25 яшь булган.

Казан югары танк училищесы җитәкчесенең хәрби-сәяси эш буенча урынбасары Вячеслав Епифанцев кайгы уртаклашу сүзләрен әйткәндә, Исламов җитәкчелегендәге Т-72Б1 танк экипажының батырлыгы турында сөйләде.

“Казан югары танк училищесы исеменнән кайгыгызны уртаклашабыз. Гомер – кешенең иң кадерле, кыйммәтле әйбере һәм аны максатсыз яшәгән еллар өчен үкенмәслек итеп уздырырга кирәк. Дамир офицер һөнәрен сайлап, үз подразделениесе белән җитәкчелек итү җаваплылыгын үзенә алып, Украинадагы махсус операцияне намус белән узды”, - диде Вячеслав Епифанцев.

7 мартта Т-72Б1 танкы экипажы ЛНРның Северодонецк районы Золотое шәһәрендә көндәшнең ныгытылган районына һөҗүм итә. Россия хәрбиләре ут ноктасын һәм дошман ягыннан ун кешене юкка чыгара, диде ул.

Һөҗүм вакытында Исламов танкын “Молотов коктейле” белән яндыралар. Экипаж машинаны ут астыннан алып котыла, утны сүндерә һәм сугышчан бурычны үтәү өчен кире борылып килә. Шуннан соң Исламов җитәкчелегендә танк экипажы ВСУ (Украина хәрби көчләренең) биш танкы белән тигезсез көрәшкә чыга, дүрт танкны тар-мар итәләр. Өлкән лейтенантның хәрби машинасы дошман тарафыннан юкка чыгарыла. Экипаж һәлак була.  

“Дамир Исламов батырлык кылды. Ул үз артыннан тулы бер подразделениене - үзенең хәрбиләрен ияртеп алып барды. Алар барысы да аның артыннан һөҗүмгә барды. Үз гомере бәрабәренә ул, Донбасс халкын, Россияне, республикабызны һәм сезнең белән безне саклады”, - диде Епифанцев.

Россия Президентының 2022 елның 25 мартындагы указы нигезендә Дамир Исламовка вафатыннан соң Россия Герое исеме бирелде. Грамотаны һәм Герой Йолдызын һәлак булган офицерның әнисе Саҗидә Валиәхмәтовага тапшырдылар.

“Ни өчен минем улым?.. Сугыш шундый инде ул - үтерә. Мин гомер буе улым белән горурландым, хәзер дә горурланам. Әйе, миңа бик авыр, бу минем өчен, гаиләбез өчен бик зур югалту. Әмма шундый улыбыз булу белән без горурланабыз”, - диде Дамир Исламовның әнисе.

Һөҗүм вакытында күрсәткән батырлыклары өчен танкның бөтен экипажы да Россия Геройлары исеменә тәкъдим ителде.

Лениногорск халкы геройның исемен мәңгеләштерәчәк

Бүген дистәләгән татарстанлы һәлак булган офицерның гаиләсенең кайгысын уртаклаша, диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

“Мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән һәлак булган офицерның гаиләсенең кайгысын уртаклашырга килдем. Ул тормышка әзер, тыйнак, бик мәрхәмәтле, тәртипле, тәрбияле кеше булган. Аның батыр гамәле дәүләт башлыгы тарафыннан игътибарсыз калмады. Шәхсән белгән кешеләрнең йөрәгендә ул мәңге сакланыр”, - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, сугышлар һәм авырлыклар безнең буынга гына түгел, ә безгә кадәр яшәгән ата-бабаларыбызга да эләккән.

“Безнең тирәдә булган илләр, безнең дәүләтне бөек һәм куәтле итеп күрергә теләми. Алар безнең белән ярыша, шул исәптән яу кырында да. Безнең күпмилләтле илебезнең беркайчан да кемне дә булса яулап алу нияте булмады. Без һәрвакыт үзебезне якладык, Бөек Ватан сугышында да, бүген дә без бөек миссия үтибез – Украинада русларга һәм гади халыкка ярдәм итәбез”, - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Лениногорскида Герой Дамир Исламовның исемен мәңгеләштерәчәкләр, диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов. Озакламый офицер хөрмәтенә шәһәрдәге бер урамга аның исеме биреләчәк.  

“Лениногорск халкы Россия Героен мәңге истә тотачак. Саҗидә Нәсимовна, улыгыз өчен зур рәхмәт сезгә”, - диде Рәгать Хөсәенов.

Хушлашу мәрасиме тәмамлангач та, отпевание укылды. Дамир Исламовны шәһәр зиратында Мактаулы гражданнар аллеясында җирләделәр. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 март 2022
    Исемсез
    Урам исеме, исеме мэнгелэштерэлэчэк, кемгэ кирэк сон ул хэзер? Мескен Ана? Ана кем ярдэм итер,??? Ул Ана газиз баласын югалтты, мэнгелек кэ, ана кем ярдэм итер?????
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100