Украинада махсус хәрби операция барышында солдат Дамир Исламов һәлак булган. Аны бүген туган ягында – Татарстанның Лениногорск районында җирләячәкләр.
«Казанские ведомости» газетасы хәбәр иткәнчә, Дамир белән хушлашу иртәнге тугызда, Мәдәният сараенда булачак. 1996 елгы солдат 7 мартта һәлак булган дип хәбәр ителә.