Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

24 яшьлек Айзат һәлак булган: «Теге дөньяда да яхшы кешеләр кирәктер инде...»

news_top_970_100
24 яшьлек Айзат һәлак булган: «Теге дөньяда да яхшы кешеләр кирәктер инде...»

Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылы аккаунтында шушы авыл җирлегенә кергән Тегермәнче авылы егете Айзат Мифтаховның һәлак булуы хәбәр ителә.

Мифтахов Айзат Илфат улы 1999 елның 22 ноябрендә туган. 21 декабрьдә һәлак булган.

«Бүген, безнең илебезнең тынычлыгын саклап, Россиянең каһарман улы, Украинада батырларча һәлак булган егетебез Мифтахов Айзат Илфат улы белән хушлашу булды. Айзатны озатырга килгән, авыр вакытта якыннарының авыр кайгысын уртаклашкан кешеләргә бик зур рәхмәт. Айзат бәбкәебезнең тар каберләре киң, гүрләре якты, урыннары оҗмахта булсын. Әти-әнисенең, апасы Илзирәнең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Бу авыр кайгыларны күргәннәргә – сабырлык, күрмәгәннәргә бала кайгылары күрергә язмасын. Тыныч йокла, батыр егет», – дип язганнар һәм шигырь юллары да өстәгәннәр:

«Һәлак булдың яклап илеңне.

Яуда түгел, тыныч вакытта да

Кичектереп булмый үлемне.....

Нишләтәсең, бездән генә тормый,

Язмыш йөртә адәм баласын.

Кем уйлаган, халык хәтерендә

Гел шулай яшь булып каласың?..

Без онытмабыз сине, Айзат».

«Типичный Мензелинск» төркемендә бик күпләр кайгы уртаклашу сүзләре язган.

«Яшь кенә балалар гүргә кереп яталар бит!!!»;

«Авыр туфрагың җиңел булсын, күпме яшь гомерләр өзелә»;

«Шундый яшь, чибәр. Урыны оҗмахта булсын. Бик кызганыч»;
«Балакайның урыны оҗмахта булсын!!! Йөрәкләр өзгәләнә шулар өчен. Гаиләсенә сабырлык»;

«Урының оҗмахта, караңгы гүрләрең якты булсын, Айзат. Әле яшәргә дә яшәргә иде. Бик иртә киттең...»;
«Япь-яшь гомерләр өзелә... Ата-анага гомерлек кайгы.Сабырлык телим, юатырлык сүз дә юк»;

«И балакайларым, җир куеннары өчен үстегезме соң, әти-әнине сез озатырга тиеш, ә хәзер – киресенчә, ничек түзәргә?»;

«Иңнәр күтәрә алмаслык авыр, акыл кабул итә алмаслык ачы кайгыдан егылмаска Аллаһым сезгә көч, сабырлык бирсен. Баштан кичкән нәрсә… Кайгыгызны уртаклашам, дип тә әйтеп булмый… Аны уртаклашып, аңлатып та булмый. Аллаһым сезгә сабыр булырга көч булсын. Улыгызның урыны оҗмахта булсын. Теге дөньяда да яхшы кешеләр кирәктер инде...»

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Эрэм,яшьлэр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100