Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада һәлак булган 21 яшьлек егетне соңгы юлга озаттылар

news_top_970_100
Украинада һәлак булган 21 яшьлек егетне соңгы юлга озаттылар

Тәтештә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Альберт Сатдыковны соңгы юлга озатканнар, дип хәбәр итә http://tetyushy.ru.

Укчы-зенитчы Альберт Сатдыков, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Альберт Илдус улы Сатдыков 2001 елның 23 сентябрендә Тәтештә туган, Тәтеш дәүләт гражданнарны саклау колледжында укыган. «Ватаныбыз өчен авыр чорда тыныч кешеләрне һәм Россиянең куркынычсызлыгын саклауга басты», – диелгән районның рәсми сайтында.

Аны соңгы юлга озату мәрасимендә район башлыгы Рамис Сафиуллов, муниципалитетлар советы берлеге җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, хәрби комиссар Фәнис Гарифуллин катнашкан.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 декабрь 2022
    Исемсез
    Эй коралар бит яшьлэрне,купмегэ кадэр барыр икэн бу афэт
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100