Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада әсирлеккә төшкән Татарстан кешесе азат ителгән

news_top_970_100
Украинада әсирлеккә төшкән Татарстан кешесе азат ителгән

Украинада әсирлеккә төшкән Алексеевск районы Александровка авылы кешесе азат ителгән. Әсирләрне иллегә илле исәбе буенча алышу нәтиҗәсендә, ул әсирлектән чыгарылган. Хәзерге вакытта ул Мәскәүдә, дип хәбәр итә «Заря» газетасы.

Әсирлектән азат ителгән 50 кеше видеосы чыкты. Алар арасында Алексеевск районы кешесен дә күргәннәр. Туганнары әйтүенчә, ул исән-сау, азат ителүенә бик шат һәм озакламый өенә кайтачак.

Ноябрь башында Телеграм каналларның берсендә әсир хәрби видеосы чыкты. Ул үзен Алексеевск районы Александровка авылы кешесе дип әйтә. «Заря» газетасы язуынча, бу кеше үз теләге белән хәрби операциягә киткән булган.

Хәрбинең туганнары бернинди ярдәм җыймауны да сораганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100