Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада Алсу Сөнгатуллинаның улы белән хезмәт иткән егет һәлак булган

Максимны соңгы юлга озатырга хезмәттәшләренең әти-әниләре дә килгән.

news_top_970_100
Украинада Алсу Сөнгатуллинаның улы белән хезмәт иткән егет һәлак булган
Алсу Сөнгатуллина фото-видеолары

Махсус операциядә җырчы Алсу Сөнгатуллинаның улы Айрат белән бер взводта хезмәт иткән Югары Ослан егете Максим Татьянкин һәлак булган. Аны бүген туып-үскән авылы Шелангада соңгы юлга озатканнар. Хушлашу мәрасимендә хезмәттәш егетләренең әти-әниләре дә катнашкан. 
«Айрат Максим белән Казанда өйрәнүләр вакытында ук танышкан иде. Дуслашып киттеләр, махсус операциягә җибәрелгәч тә бер взводка эләктеләр. Айрат Максим турында «бик акыллы, тәрбияле егет» дип сөйли иде. Шуңа да улыбызның дустын озатырга бармыйча булдыра алмадык. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Максимның урыны оҗмах түрләрендә булсын. Инде калганнары исән-имин туган өйләренә әйләнеп кайтсыннар”, - дип сөйләде Алсу Сөнгатуллина «Интертат» хәбәрчесенә. 
Максимны соңгы юлга озатканда, хәрбиләр ул хезмәт иткән 7нче рота флагын тотып барганнар. Каберенә әти-әниләр салган венок исә - Максимга хезмәттәшләреннән соңгы истәлек…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100