Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина Запорожье юнәлешендә зур һөҗүм башлаган

news_top_970_100
Украина Запорожье юнәлешендә зур һөҗүм башлаган

Россия хәрбиләре Украина хәрби көчләренең (ВСУ) Запорожье юнәлешендә масштаблы һөҗүмен кире кага, дип яза РИА Новости.

Һөҗүм Орехово шәһәре янында башланган.

«Орехово юнәлешендә бик кайнар, – дип язган Владимир Рогов телеграм-каналды. – Бүген иртәнге дүрттә, көчле артиллерия утыннан соң, дошман җәяүле гаскәрләрне һәм бронетехниканы һөҗүмгә ташлады».

Украина хәрбиләре оборонаның беренче линиясен алмакчы була.

«Русларның артиллериясе ут ачты. Көчле сугыш бара», дип язган ул.

Пәнҗешәмбе Украина хәрби көчләре шулай ук Орехово юнәлешендә һөҗүм итте, алар Работино авылы янында туктап калган иде. Бүген бәрелеш Работино авылы янында бара.

4 июньдә Украина хәриб көчләре контрһөҗүм башлаган иде. Һөҗүм Донецкиның көньягында, Артемовск (Бахмут), Запорожье юнәлешләрендә бара. Украина хәрби көчләре НАТО техникасы, шул исәптән «Леопард» танклары белән коралланган.

Кичә Владимир Путин чыгышында Украинаның «көнбатыштагы кураторлары аларның контрһөҗүмнәре нәтиҗәләре белән канәгать түгел», дип белдерде. Президент фикеренчә, Киевка кертелгән ресурслар үзләрен акламаган.

АКШның дәүләт секретаре Энтони Блинкен фикеренчә, Украина һөҗүме озак айлар барачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100