Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина хәрбиләре Курск өлкәсендә Сейм елгасы аркылы соңгы күперне җимерде

news_top_970_100

Украина Кораллы көчләре Курск өлкәсендә Сейм елгасы аркылы соңгы – өченче күперне шартлатты. Моңа кадәр Курскның Званное авылында Сейм елгасындагы күперне җимергәннәр иде. Бу күперләр җирле халыкны эвакуацияләү өчен альтернатива булган. Күперләрне «Himars» Америка ракеталары белән шартлаталар. Бу хакта «Mash» телеграм-каналы яза.

Хәзер бу районда Россия хәрбиләре понтон кичүләр оештырды, җирле халыкны эвакуацияләүне дәвам итәләр. Кешеләрне чик буе районнарыннан көймәләрдә чыгаралар.

Курс һәм Белгород өлкәләрендәге хәлләр кыскача:

Украина ягы Курск өлкәсенең Тёткино бистәсенә керү пунктына «Himars» ракеталары белән һөҗүм ясаган;

Комаровка һәм Коренево Россия Кораллы көчләре контролендә, тирә-якта авыр сугышлар бара;

Россия Кораллы Көчләре Глушковский районында Украинаның 2 ДРГсын тапкан һәм юкка чыгарган;

Мартыновка өчен сугыш дәвам итә;

Белгород өлкәсендә Майский, Малиновка, Октябрьский һәм Разумное бистәләренә, Головино, Драгунское, Красный Хутор, Крутой Лог, Нечаевка, Никольское, Петровка, Солнцевка, Черемошное, Шагаровка, Щетиновка һәм Ясные Зори авылларына 24 боеприпас һәм 28 БПЛА (аларның 8ен ПВО бәреп төшергән) һөҗүме булган. Бер күпфатирлы йорт, 3 шәхси йорт, 5 автомобиль, 1 социаль объект, 2 җитештерү оешмасы һәм элемтә объекты зыян күргән.

Грайворон шәһәр округында Грайворон шәһәренә, Горьковский бистәсенә, Безымено, Дроновка, Козинка һәм Сподарюшино авылларына 9 атышта 52 боеприпас һәм 3 пилотсыз очкыч җибәрелгән. Зыян булмаган.

Краснояруж районында Вязовое, Колотиловка, Староселье һәм Теребрено авылларына 8 атыш вакытында 40 боеприпас һәм 5 БПЛА җибәрелгән. 1 автомобильгә зыян килгән. Вязовое авылында пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә 1 кеше яраланган. Мина шартлаганда җәрәхәтләнгән һәм контузияләнгән 1 хатын-кыз Белгород шәһәренең 2нче шәһәр хастаханәсенә җибәрелгән. Барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.

Шебекино, Красное бистәсенә, Вознесеновка, Графовка, Зиборовка, Маломихайловка, Яңа Таволжанка, Середа авылларына һәм Марьино хуторына 5 атышта 30 боеприпас, шулай ук 6 пилотсыз очкыч җибәрелгән. Күпфатирлы йортта 3 фатир, 6 шәхси йорт һәм 2 автомобиль зыян күргән. 3 кеше яраланган, шуларның берсе Белгород шәһәренең 2 нче хастаханәсенә озатылган, 2 яралыга тиешле ярдәм күрсәтелгән, алга таба дәвалау амбулатор рәвештә узачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100