Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина хәрби көчләре Курск өлкәсенә һөҗүмен дәвам итә: 28 кеше яраланган

news_top_970_100
Украина хәрби көчләре Курск өлкәсенә һөҗүмен дәвам итә: 28 кеше яраланган

Украина хәрби көчләре Курск өлкәсенә һөҗүмен дәвам итә. 28 кешенең яралануы турында хәбәр ителә, алар арасында 6 бала бар. 3 яшьлек кызның хәле авыр, дип бәяләнә, шулай ук аркасы ярчыклар белән яраланган 2 яшьлек бала да бар. Курск өлкәсендәге телеграм-каналлар хәбәр итүенчә, төнлә өлкәдәге торак пунктларга дроннар һәм ракеталар белән һөҗүм иткәннәр.

Украина хәрбиләре чик буенда урнашкан Суджа шәһәре юнәлешендә һөҗүм итә. Дрон-камикадзе шартлап, «ашыгыч ярдәм» машинасындагы йөртүче һәм фельдшер һәлак булган, табиб яраланган.

Төнлә Курск атом станциясе булган шәһәр – Курчатовта шартлау тавышлары ишетелгән.

Оборона министрлыгы Украина хәрби көчләрен 300 солдат, 11 танк һәм 22 бронялы машина дип бәяли. Оборона министрлыгы рәсми каналында Украинаның 16 данә бронетехникасы юкка чыгарылган, әмма чик буенда сугышлар дәвам итә. РИА Новости, махсус хәрби операция кысаларында, Курск өлкәсе белән чиктәш Сум өлкәсендәге Украина хәрби көчләрен артиллерия утына тоту турында яза.

Курск губернаторы Смирнов «фейк хәбәрләргә ышанмаска» дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Дөрестән дә, телеграм-каналларда губернатор исеменнән ялган хәбәр таралган иде. Ялган хәбәрдә губернатор бөтен ирләрне мобилизациягә чакыра.

Губернатор чик буеннан күченгән кешеләргә ярдәм булачагы хакында хәбәр итте.

«Архангел спецназа» атамасы белән язучы военкор Украина хәрби көчләренең артиллерия белән аттыруы турында яза. Шулай ук чик буендагы 3 авылга бәреп керүләре турында мәгълүмат биргән. Военкор язучынча, Украина көчләренең максаты – чик буеннан 90 километрда урнашкан атом станциясенә якын килеп, аңа зыян салу.

Лента.ру хәбәр итүенчә, Суджа шәһәренә шактый зур зыян килгән. Кайбер йортлар тулысынча җимерелгән.

Военкорлар фикеренчә, Украина Курск өлкәсенә берничә максатны хәл итәр өчен һөҗүм итә. Донбасс юнәлешендә Россия гаскәрләре уңышлы һөҗүм алып бару сәбәпле, шул гаскәрләрнең игътибарын читкә җәлеп итәр өчен булырга мөмкин. Шулай ук Украина президенты сөйләшүләргә әзер булуын әйтте, бу һөҗүм Украина хәрбиләренең уңышлы һөҗүм итәргә сәләтле булуын да күрсәтергә тиеш, имеш.

Бүген төнлә дрон Воронеж шәһәренә һөҗүм итте. Зур катлы йортка зыян килгән, һәлак булучылар юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100