Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина Татарстан депутатларына эзләү игълан итте: исемлектә элекке район башлыклары бар

news_top_970_100

Украинаның махсус хезмәте (СБУ) 700дән артык Россия түрәсенә, депутатларга эзләү игълан итте.

Украина махсус хезмәтләре Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларын эзли. Исемлектә Айрат Фәррахов (элекке сәламәтлек саклау министры), Айдар Метшин (элекке Түбән Кама мэры), Рөстәм Кәлимуллин (элекке Биектау башлыгы), Илья Вольфсон, милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Азат Ягафаров,Артем Прокофьев (КПРФ), Олег Морозов, Руслан Гаджиев, Елену Ямпольская, Максим Топилин бар.

Шулай ук Татарстан сенаторлары Геннадий Емельянов (элекке Яшел Үзән башлыгы), Ленар Сафин (КФУ ректоры) бар. Шулай ук Казанннан генерал-полковник, хәзер махсус хәрби операциядә булган Александр Лапин да бар.

Исемлеккә Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары Татьяна Ларионова, Әлфия Когогина, Ирек Богоуславский («Нәфис», Марат Нуриев («Уютный дом» җитәкчесе) эләкмәгән.

Исемлекнең март аенда ук төзелгәне билгеле. Анда Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова, РФ Иминлек советы Дмитрий Медведев, Федерация советы спикеры Валентина Матвиенко, ФСБ директоры Александр Бортников һ.б. да бар.

Россиядә югары вазифа биләгән ике кеше – РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм РФ төзелеш министры Ирек Фәйзуллин әлеге исемлектә юк.

РФ президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков моны ничек кабул итәсез дигән сорауга: «Тискәре кабул итәбез», – дип җавап биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100