Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина сәясәтчесе ил җитәкчелеген алыштырырга чакыра (конфликт күпме барачагын фаразлый)

news_top_970_100

Украина президенты офисының элекке киңәшчесе Алексей Арестович (Россиядә экстремистлар исемлегенә кертелгән) илнең җитәкчелеген тәнкыйть иткән һәм конфликтның кайчан тәмамланырга мөмкинлеген фаразлаган, дип яза ТАСС.

Сәясәтче фикеренчә, Украина ике зур хата ясаган – Артемовск (Бахмут) шәһәре өчен сугышлар алып барган һәм фронт линиясе буйлап ныгытмалар ясамаган. Аның фикеренчә, Украина хәрби көчләре тупикта. Моннан чыгу юлын Арестович илдә президент сайлаулары уздыруда күрә.

Киңәшче фикеренчә, ил җитәкчелеге «Бахмут ныгытмасы турында миф» өчен бик күп гаскәр, техника, ресурсларны әрәм-шәрәм иткән – башта шәһәрне үзләрендә калдырыр өчен, аннары алырга тырышып. Аның фикеренчә, шәһәр өчен уңайсыз шартларда сугыш алып баруның файдасы булмаган. Икенчедән, Украина гаскәрләре саклану ныгытмалары ясамаган, моны эшләү гаскәрләрнең ныклыгын арттырган булыр иде, ди ул. Бу хаталарда ул хәрбиләрне түгел, илнең сәяси җитәкчелеген гаепли. Илдәге коррупция, Көнбатыштан ярдәмнең кимүе, ил эчендә «гайкаларны тыгызлау», күрше илләр белән мөнәсәбәтләр бозылу – сәяси җитәкчелек хатасы, дигән ул. «Хәзер без тупикта, ни безне җиңә алмыйлар, ни – без», – дигән сәясәтче.

Ул беркемнең дә исемен атамыйча, «ил җитәкчелеге компетенциясенең чигенә җитте» дигән.

«Сайлау булмаса, ярты елдан нәрсә булуын әйтүе авыр, – дигән ул. – Кешеләр хәл итәргә тиеш – бу малай (Зеленский) безгә кирәкме, яки башка кеше кирәкме».

Арестович үз кандидатурасын президентлыкка тәкъдим итәргә җыена. Аның фикеренчә, хәзер Украинада Зеленскийга конкуренция булдыру турында сөйләшү куркыныч. «Украинада хакимиятне тәнкыйтьләгән кешеләр Бахмутка китте һәм һәлак булдылар. Хәзерге вакытта Зеленский белән конкуренция ясау гади түгел», – дигән ул.

Элекке киңәшче фикеренчә, Көнбатыш Киевка ярдәмне киметәчәк. Ул Украинадагы конфликтның тагын 1 ел барачагын фаразлаган. «Аннары яки килешү, туктап тору, яки башка әйбер турында сүз бара», – дигән ул. Ул Украинаның мөмкинлекләре Көнбатыштан бирелгән коралга гына бәйле икәнен әйткән.

Арестович, Украина президенты Зеленский офисы башлыгының киңәшчесе булып, 2020 елның декабреннән 2023 елның гыйнварына кадәр эшләде. Днепропетровскидагы йортны Украина ПВО комплексы бәреп төшергән ракета җимерде, дип әйткәннән соң, аны эшеннән кудылар. Ул бераздан сүзләре өчен гафу үтенде. Мәскәү Кремле Днепропетровскидагы йорт җимерелү сәбәбе – Украина ПВОсы эшләве нәтиҗәсе икәнен белдерде.

Быел май аенда Арестович террористлар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде – ул 2022 елда терроризмга өндәүдә гаепләнә. Октябрь башында сәясәтчене Россия Эчке эшләр министрлыгы эзләүгә бирде. Аңа каршы Украинада да эш ачылган – ул Украина җитәкчелегенә тел-теш тидерүдә гаепләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100