Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина Россияне Гаагадагы Халыкара судка биргән

Россия белән Украина арасындагы тынычлык буенча килешүләр тормышка ашмады, дип хәбәр итә рәсми мәгълүмат чаралары.

news_top_970_100
Украина Россияне Гаагадагы Халыкара судка биргән

ТАСС хәбәр итүенчә, Украина Берләшкән Милләтләр оешмасының Гаагадагы судына Россиягә каршы дәгъва юллаган. Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленский Твиттерга язган.

«Украина рәсми рәвештә БМОның Гаагадагы судына РФга каршы дәгъва белдерде. Россияне агрессияне аклау өчен геноцид аңлатмасын бозып күрсәткән өчен җаваплылыкка тартуны сорыйбыз. Судтан Россиянең хәрби хәрәкәтләрен туктатуын таләп итүен һәм утырышларны киләсе атнада ук башлавын сорыйбыз», — дип язган Зеленский.

РИА Новости хәбәр итүенчә, Россия белән Украина арасындагы тынычлык буенча килешүләр тормышка ашмады.

Россия делегациясе Белоруссиянең Гомель шәһәренә килде һәм 15.00 сәгатькә кадәр Украина делегациясенең килүен көтәчәген әйтте. Делегация составында президент хакимияте, тышкы эшләр, саклану министрлыгы вәкилләре.

ТАСС хәбәр итүенчә, делегацияне Путинның ярдәмчесе Владимир Мединский җитәкли.

Украина президенты «Белоруссия территориясеннән агрессив гамәлләр» бара дип әйтеп, Гомельдә сөйләшүләр алып барудан баш тартты. Зеленский Варшава, Истанбул, Баку шәһәрләрендә очрашырга тәкъдим итә.

«Хәзер без Минск түгел дибез. Без тынычлык телибез, без очрашырга телибез, без сугышның бетүен телибез, очрашу мәйданы башка шәһәрләр була ала, без Россия ягына Варшава, Братислава, Будапешт, Истанбул Бакуны тәкъдим иттек. Теләсә нинди башка шәһәр була ала. Безгә ракеталар очмый торган илдән. Шунда гына сөйләшүләр гадел һәм чынлап та сугышны бетерә ала», — диде Украина лидеры.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган бу конфликтта арадашчы булырга әзер булуын белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Зеленский Украинаны яклаган халыкара коалиция төзелүен әйтте. Киев корал, акча һәм ягулык алачак, диде ул. Украина президенты Нидерланд, Грузия, Чехия, Словакия, Бөекбритания белән сөйләшүләр алып барганын, һәр сөйләшүнең илнең ныклыгын арттырганын әйтте. Германия 1 мең гранатомет һәм 500 Stinger (күчереп йөртеп була торган ракета комплекслары), Бельгия 5 мең пулемет һәм 5 млн патрон, 4 млн тонна ягулык бирүен әйтте.

Россия 24 февральдән Украинаны демилитаризация һәм денацификации максатыннан махсус операция алып бара. Җомга көнне Киев белән сөйләшүләр бару сәбәпле хәрбиләрнең хәрәкәтеберкадәр тукталып торган иде, әмма Украина ягыннан ризалык булмау сәбәпле, ул кабат башланды.

Владимир Путин махсус хәрби операцияне Донбасс республикалары соравы буенча башлавын белдерде. Россия президент әйтүенчә, Мәскәү Украина территорияләрен басып алырга теләми. Саклану министрлыгы Украина шәһәрләрен утка тотмавын, хәрби инфраструктураны гына юкка чыгаруын, тыныч халыкка берни янамавын әйтә. Пәнҗешәмбе көнне Югары Рада Украинаны хәрби хәлдә дип игълан итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100