Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина Россиягә барлык авыр яралы әсирләрне кайтарды

news_top_970_100

Украинаның Хәрби әсирләр белән эш итү мәсьәләләре буенча координация штабы Киевның берьяклы рәвештә Россиягә авыр яраланган әсирләрне тапшыруы турында хәбәр итте. Хәрби конфликт башланганнан бирле кулга алынган барлык Россия хәрбиләре тапшырылган, дип әйтелә, төгәл сан хәбәр ителми. Россия ягы әлегә бу мәгълүматка аңлатма бирмәде. Бу хакта «Коммерсантъ» сайты яза.

«Бу очракта хәрби әсирләр белән алмашу, төгәлрәге, репатриация турында сүз бара: халыкара гуманитар хокукта каралганча, авыр яралы әсирләрне бернинди шартларсыз кире кайтару», – диелә штабның «Телеграм» каналында. Хәбәрдә әйтелгәнчә, бу әсирләр Кызыл Хач халыкара комитеты катнашында кайтарылган.

Шулай ук бинтка уралган, носилкада яткан ир-атларның фотолары һәм видеолары да чыккан. Берсенең аягы юк. Кадрларда аларны «ашыгыч ярдәм» машинасына күчерүләре күренә. Биш-алты хәрби әсирне күрергә була.

Штабта әйтүләренчә, алар Россия тарафыннан да шундый ук адымга өметләнә һәм халыкара җәмгыятьне «Мәскәүгә басым ясауны» көчәйтергә өндиләр.

Алдарак Украинаның Реинтеграция министрлыгы һәлак булган 83 хәрбинең мәетен кире кайтаруны хәбәр иткән иде. Россия шулай ук бу мәгълүматка аңлатма бирмәде.

Соңгы мәртәбә Россия һәм Украина ягы әсирләр белән 7 мартта алмашкан иде. Россия Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, сөйләшүләр нәтиҗәсендә, Украинадан 90 хәрби әсир кайтарылган. Украина Президенты офисы башлыгы Андрей Ермак 130 украин әсирен кайтаруны хәбәр итте. Ике яктан да әсирләрнең төгәл саны билгеле түгел, сүз меңләгән кеше турында бара.

https://www.kommersant.ru/doc/5898942#id2348081

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100