Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина Россия төбәкләрен Британиянең «Storm Shadow» канатлы ракеталары белән утка тота

news_top_970_100
Украина Россия төбәкләрен Британиянең «Storm Shadow» канатлы ракеталары белән утка тота

Украина Британиядә җитештерелгән «Storm Shadow» канатлы ракеталары белән Россия төбәкләрен утка тота башлады, дип хәбәр итә «Bloomberg». Бу ракеталар Россиянең элекке территорияләренә беренче тапкыр җибәрелә, дип яза «РИА Новости». Беренче ракеталар белән Курск өлкәсенә һөҗүм иткәннәр.

Моңа кадәр АКШ һәм Көнбатыш Европа илләре – Британия, Франция еракка оча ала торган «SCALP», «GMLRS», «ATACMS» и «Storm Shadow» ракеталары белән Россиянең элекке төбәкләренә атмый иде. АКШ президенты Байден Украинага бу ракеталар белән атарга рөхсәт биргән, моннан тыш ул Украинага җәяүлеләргә каршы миналарны да кулланырга рөхсәт биргән. Бу хакта бүген билгеле булды.

Сишәмбе көнне Оборона министрлыгы Украинаның Брянск өлкәсенә 6 «ATACMS» ракетасын атуын хәбәр итте. Аларның бишесе бәреп төшерелгән, алтысы зыян күргән, ул хәрби объектка төшә, янгын чыга, корбаннар булмый.

Сишәмбе көнне Россия атом-төш коралын куллану турындагы документка үзгәреш кертте. Россия хәзер атом-төш коралын берәр ил массакүләм юкка чыгару коралын (химик, биологик) кулланып һөҗүм иткәндә, яки гадәти корал белән, әмма атом-төш коралы булган ил ярдәм белән һөҗүм иткәндә, кулланырга мөмкин.

Украина Россияне күптән инде дроннар белән атакалый. Хәзер Украина чит илләрдә җитештерелгән ракеталар да ата башлады. Путин «бу Европа илләре – НАТО Россия белән сугыша, дигәнне аңлата, Россия шуннан чыгып эш итәчәк» дип белдерде. Бу хакта «РИА Новости» язды.

«РИА Новости» язуынча, «Шторм Шадоу» ракеталары 250 километрга оча, дип язылган, әмма чынлыкта алар 550 километрга кадәр оча ала. «РИА Новости» бу ракеталарның кая кадәр оча алачагын күрсәтеп, схема ясаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100