news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Украина Россия газын транзитларга теләми (Евросоюз сораса гына риза)

news_top
Украина Россия газын транзитларга теләми (Евросоюз сораса гына риза)
"Татар-информ" архивы

Россия газын Украина территориясе аша транзитлау килешүе 2024 ел ахырына кадәр гамәлдә. Баштарак Киев Россия газын транзитлауны озайту планнары булмау турында әйткән иде. Әмма соңрак, Европа илләре сораган очракта, 2024 елдан соң да Украина Россиядән үз территориясе аша газ транзитын дәвам итәргә әзер икәнлекләрен әйттеләр. Бу хакта Украина Премьер-министры Денис Шмыгальга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Әгәр Европа илләре консорциум булып чыгыш ясаса яки Европа партнерларының берәрсе үз газын транзитлаучы буларак тәкъдим итсә, без, шушы вакытка кадәр эшләгәнчә, мондый хезмәт күрсәтергә әзер. Монда инициатива ЕС ягында», – дигән ул.

Шул ук вакытта, Шмыгаль әйткәнчә, Киев үзе бу турыда Мәскәү белән сөйләшү алып барырга җыенмый, ләкин Европа илләре белән сөйләшергә әзер.

«Северный поток» җимерелгәннән соң, Украина аша транзит челтәре Россиядән Көнбатыш һәм Үзәк Европага газ җибәрүнең бердәнбер маршруты булып тора. 2022 елның маенда «Оператор ГТС Украина» ЛНРда «Новопсков» компрессор станциясе контрольдә тота алмау аркасында, «Сохрановка» станциясе аша Европага газ транзитын туктату турында хәбәр иткәч, Россия газын киметелгән күләмдә Украина аркылы җибәрәләр. Әмма Россия газ холдингында газны элекке режимда җибәрүне кыскарту өчен нигез күрмәгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар