Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина Россия белән сөйләшүләр башларга әзер булуын белдерде

news_top_970_100

Украина президенты Владимир Зеленский офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк Россия белән «гадел сөйләшүләр» башларга әзер булуын белдергән. Бу хакта 24нче каналга сылтама белән РБК хәбәр итә.

«Без гадел шартларда сөйләшүләргә әзер. Тотрыклы, гадел тынычлык китерә торган шартларда. Аларга Россия әзер түгел», – дигән ул.

2022 елда Украина Россиянең хәзерге президенты Владимир Путин белән сөйләшүләрне тыйды. Быел 21 июльдә беренче тапкыр Украина президенты Россиянең хәзерге илбашы белән сөйләшүләргә әзер булуын әйтте. Сөйләшүләргә әзер булу турында Украинаның тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба да әйткән иде.

Мәскәү исә Украина җитәкчелегенең бу белдерүләрен «аңлаешсыз сигналлар» дип бәяли. Тышкы эшләр министры рәсми вәкиле Мария Захарова Зеленскийга ышанмавын әйтте.

Украина Зеленскийның «тынычлык формуласын» алга сөрә. Ул 2014 елга кадәр булган чикләрдән Россия гаскәрләрен чыгаруны күз алдында тота.

Россия президенты Путин июнь аенда үз шартларын җиткерде: ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән Украина гаскәрләрен чыгару, бу төбәкләрне һәм Кырымны Россиянеке дип тану, Украинаның нейтраль һәм атом-төш коралыннан азат булган статусы, санкцияләрне бетерү. Зеленский бу инициативаны «ультиматум» дип атаган иде.

Узган атнада Зеленский ВВСга интервьюсында конфликтны ел азагына кадәр тәмамлау һәм, конфликт тәмамлангач, президент вазифасыннан китәргә әзер булуын әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100