Украина Радасының элекке депутаты, Россия яклы сәясәтче Илья Киваны Мәскәүдә үтергәннәр
Мәскәү өлкәсен Одинцово районы Супонево авылында Украина Югары Радасының элекке депутаты Илья Киваның мәете табылган, дип яза «Коммерсантъ». «Украинская правда» аны «Украина махсус хезмәтләре атып үтергән» дип яза.
Сәясәтченең мәете кунакханә ишегалдында табылган. «Mash» каналы язуынча, аның уң чигәсе киселгән, сул битендә кара көйгән эз булган.
Кунакханәдән чакыртылган табиблар Киваны аңына китерә алмаган.
Илья Кива Россия яклы сәясәтче буларак билгеле. Ул Украинада хакимиятне көч ысулы белән үзгәртүгә омтылышта, сугыш чыгаруда, дәүләткә хыянәттә гаепләнә.
2019 елда ул Украина парламентына «Оппозиционная платформа – За жизнь» партиясе исемлеге белән сайлана. Аңа кадәр Россиядә тыелган, террор оешмасы дип табылган «Правый сектор»да булган.
Махсус операция алдыннан ул Украинаны ташлап чыгып китә һәм Россиядә яши башлый. Украинада аны депутатлыктан мәхрүм итәләр. 2022 елның апрелендә ул Путинга гражданлык сорап мөрәҗәгать итә. Махсус операцияне яклап чыга.