Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оборона министрлыгы: Украина Приднестровьега һөҗүм итәргә әзерләнә

news_top_970_100
Оборона министрлыгы: Украина Приднестровьега һөҗүм итәргә әзерләнә
https://t.me/rybar

Россия Оборона министрлыгы Киевның Приднестровьега һөҗүм итүгә әзерләнә башлавы турында хәбәр итә. Бу турыда «РИА Новости» яза.

Киев хакимияте Приднестровьены басуга әзерлекне активлаштырды, бу – Россиянең Тынычлык урнаштыручы көчләре өчен куркыныч тудыра, дип хәбәр иткән «Телеграм» каналында Оборона министрлыгы.

«Киев режимы Днестр буе Молдавия Республикасына һөҗүмгә әзерлекне активлаштырды», – диелгән белдерүдә. Министрлык фаразынча, һөҗүм провокация рәвешендә – Россия һөҗүменә җавап рәвешендә башланырга мөмкин.

«Украина кораллы көчләре Россия гаскәрләренең Приднестровье территориясеннән һөҗүменә җавап итеп уздырылачак», – диелә белдерүдә.

Украина белән Приднестровье чиге янында хәрбиләрнең һәм Украина хәрби техникасының шактый туплануы, ут позицияләрендә артиллерия урнаштыру, шулай ук ВСУның пилотсыз авиация очышларын моңарчы күрелмәгән рәвештә арттыруы билгеләп үтелә. 

Министрлыкта ассызыклаганча, «бу провокацияне гамәлгә ашыру Приднестровьеда законлы рәвештә Россиянең тыныч контингентына турыдан-туры куркыныч тудыра». 

«Россиянең Кораллы Көчләре Украина ягының әзерләнә торган провокациясенә адекват җавап бирәчәк», – дип өстәгәннәр Оборона министрлыгында.

Киев хакимиятенең Приднестровьега каршы кораллы провокациягә әзерләнүе турында Оборона министрлыгы пәнҗешәмбе иртәсендә хәбәр итте. Оборона ведомствосы мәгълүматлары буенча, һөҗүмгә «Азов» хәрбиләрен җәлеп итәчәкләр. Украина, һөҗүм өчен сылтау сыйфатында, Приднестровье территориясеннән «Россия гаскәрләренең һөҗүмен» сәхнәләштерергә ниятли, моның өчен диверсантлар Россия хәрби формасын киячәк. Приднестровьеда яшәүчеләрнең 60 процентын руслар һәм украиннар тәшкил итә. 

Приднестровье – Молдавия һәм Украина читендәге (Одесса өлкәсе белән чиктәш) танылмаган республика. СССР таралганда, Молдавиянең Румыниягә кушылуына каршы көчләр, Россия ярдәме белән, бу территорияне республика составыннан аерып чыгарды. 

1992 елда Молдавия хакимияте проблеманы кораллы юл белән чишәргә тырышып карый, әмма җиңелә, төбәк Кишинев контроле булмаган территория булып кала. 

Хәзер анда 3 мең тирәсе Россия хәрбие бар – 14нче армия частьләре шунда урнашкан. Молдова бу территорияне контрольдә тотмый. 

Кайбер фаразлар буенча, Приднестровьеда Россия корал складлары урнашкан, һәм Украина шуларны кулга төшерергә тели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100