Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина президентының элекке киңәшчесе конфликтның ничек тәмамланачагын фаразлаган

news_top_970_100
Украина президентының элекке киңәшчесе конфликтның ничек тәмамланачагын фаразлаган
Фото: Видеодан скриншот

Украина президенты Владимир Зеленский офисы башлыгының киңәшчесе Алексей Арестович (Россиядә экстремистлар һәм террористлар исемлегенә кертелгән), Россия белән конфликт 3 сценарий буенча барырга мөмкин, дип фаразлаган «Rzeczpospolita» Польша журналына интервьюсында.

Беренчесе – Россия, АКШ һәм Кытай сугышны туктату турында килешә. Бу – Украина өчен сугыш та түгел, тынычлык та түгел, дигән сүз. Атыш кайвакыт кабатланырга да мөмкин. Өйләренә кайткан хәрбиләр икътисадның начар хәлдә булуын, эшсезлек пробелмасы бар икәнен ачыклаячак, сугышка бармый калган күршеләре булганын беләчәк. «Локаль конфликтлар килеп чыгачак, тагын бер – өченче Майдан булачак, бу очракта инде хәрби көч кулланып», – дигән ул.

Икенче вариант – Украина армиясе Көнбатыш ярдәме белән хәрби конфликтны дәвам итә, әмма берничә участокта җиңеләчәк. «Аннары без бер-беребезнең бугазына ябышып, гаеплеләрне эзләячәкбез», – дигән Арестович. Һәм моның хәрби хәл вакытында икәнен әйткән.

Өченче вариантны ул «фантастика» дип атый. «Көнбатыш акылына киләчәк һәм бик күп корал, башка ярдәм бирәчәк, аннары без һөҗүмгә күчәчәкбез. Әмма, дөресен генә әйткәндә, мин Украина өчен 2024 елда уңай сценарий күрмим», – дигән ул.

Арестович, Украина сугыш хәлендә булса да, сайлауны үткәрү яклы. Аның фикеренчә, Зеленский Украина парламентын контрольдә тота, ул, Югары Рада аша, сайлау көнне хәрби хәлне туктатып торып, гадәти хәл режимын кертергә һәм сайлауны уздырырга мөмкин. АКШ президенты Авраам Линкольн Гражданнар сугышы вакытында сайлау уздырды, дип мисал китергән ул.

«Әмма мин сайлау нәрсәдер үзгәртәчәкме икәнен белмим. Җәмгыять, 1991 елгы чикләргә кайтырбыз, дигән ышаныч белән яши. Әмма без инде 5 ай буе фронттан 18 км ераклыкта булган Токмакны кайтара алмыйбыз», – дигән ул һәм 1991 елгы чикләргә (Кырым Украинада булган чорга) кире кайтуга ышанмавын әйткән.

Арестович Донбасс, Кырым, Херсон, Запорожье өлкәләренә Көньяк Корея Төнья Кореяга караган кебек карарга куша. Яки инде ФРГ кайчандыр ГДРга караган кебек. Аның фикеренчә, Киевка «без үз җиребезне бирмибез, әмма әлегә без аларны хәрби юл белән кайтара алмыйбыз икәнне танырга кирәк». Арестович киләчәктә сугыш булмасын өчен әзерләнергә өнди.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100