Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина президенты Зеленский эзләүгә бирелгән – РИА Новости

news_top_970_100
Украина президенты Зеленский эзләүгә бирелгән – РИА Новости

Россиянең Эчке эшләр министрлыгы Владимир Зеленскийны эзләүгә бирде. Украина президенты министрлыкның эзләү игълан ителгән кешеләр базасында, дип яза РИА Новости.

«Владимир Александрович Зеленский, 25.1.1978. Разыскивается по статье УК», – дип язылган. Анда аның туган ягы – Днепропетровск өлкәсе Кривой Рог шәһәре күрсәтелгән. Җинаять кодексының кайсы маддәсе буенча икәне күрсәтелмәгән. 2022 елның язында Тикшерү комитеты җитәкчесе Бастрыкин Зеленскийның Россия белән конфликтка әзерләнүе турындагы сүзләре «һөҗүм итү сугышын планлаштыру һәм аңа әзерләнү» маддәсенә эләгү ихтималын әйткән иде. Күптән түгел Думада Зеленский Россиядә «украиннарның тарихи җирләре» турындагы сүзләре дә җинаять кодексына туры килә, дигән фикер яңгырады.

Эзләүгә шулай ук элекке президент Петр Порошенко да бирелгән.

Май аенда МВД Украинаның берничә җиткәчесен эзләүгә бирде: Илкүләм иминлек һәм оборона советы секретаре Александр Литвиненко; элекке юстиция министры Павел Петренко; Украинаның иминлек хезмәтенең элекке җитәкчесе Валентин Наливайченко* (экстремистлар һәм террорчылар исемлегендә); элекке финанс министры Александр Шлапак; Милли банкның элекке җитәкчесе Степан Кубив. Соңгылары Донбасс республикаларына каршы хәрби хәрәкәтләрне финанслауда гаепләнә.

РБК хәбәр итүенчә, Россия территориясендә җинаять кылган, әмма иммунитеты булган чит ил гражданнарын хөкем итү (президент та шуңа керә) халыкара хокуклар нигезендә хәл ителә.

Зеленский 2019 елның маенда вазифасына кереште, 5 елдан соң кабат сайлау булырга тиеш иде. Конституция буенча, сугыш хәле игълан ителгәндә, Украинада сайлау узмый, ә аларда 2022 елның февраленнән сугыш хәле игълан ителгән. Шул сәбәпле, сайлау узмады. 21 майда Зеленскийның срогы чыга, һәм, ул легитим президентмы-юкмы, дигән сорау туа.

Украина үзе дә берничә Россия җитәкчесен эзләүгә бирде. Алар – Иминлек советы башлыгы урынбасары Дмитрий Медведев, Оборона министры Сергей Шойгу, Госдума һәм Федерация советы җитәкчеләре Вячеслав Володин һәм Валентина Матвиенко, Иминлек советы секретаре Николай Патрушев, ФСБ башлыгы Александр Бортников.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100