Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина президенты Зеленский Россия белән сөйләшүләр башлау мөмкин икәнен әйтте

news_top_970_100

Украина президенты Владимир Зеленский Россия белән сөйләшүләр мөмкин һәм аңа әзер икәнен әйтте. Бу мәсьәлә буенча соңгы карар Швейцариядәге самиттан соң кабул ителәчәк.

«Без барлык сорауларны хәл итү буенча, безнең карашыбыз буенча, документ әзерлибез, аны дошманга тапшырыр һәм сөйләшер өчен уңай вакыт табабыз», – дигән ул француз блогеры Гугор Травер белән сөйләшкәндә.

Зеленский сөйләшүләр ихтималлыгы турында март азагында «CBS News» телеканалына әйткән иде инде. Анда ул сөйләшүләрнең Украинаның 1991 елгы чикләренә кайтканчы ук башланырга мөмкин икәнен әйтте. Киев, бу белдерүгә кадәр, Россия гаскәрләре 1991 елга кадәрле чикләрне чыгып китмичә сөйләшү башламаячагын әйтә иде.

Россия президенты матбугат секретары Дмитрий Песков әйтүенчә, Владимир Путин Мәскәүнең тынычлык турында сөйләшүләргә әзер икәнен әйткән. Әмма әлегә бернинди инициатива да булмаган. «Россиянең Украина проблемасын тыныч юл белән хәл итәргә әзер икәнен аныклау булды. Бу – инициатива түгел», – диде Песков. Аның фикеренчә, Украина чынлыкта Россия белән сөйләшүләрне кире кага, Зеленскийның әйткән сүзләренә карамастан, бернинди инициатива да юк.

Песков әйтүенчә, сөйләшүләр башлаган очракта, Зеленскийга «яңа чынбарлыкны» танырга, Россиянең яңа дүрт төбәге барлыкка килгәнен танырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100