Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина президенты Владимир Зеленский: «Россиянең масштаблы һөҗүме башланды»

news_top_970_100
Украина президенты Владимир Зеленский: «Россиянең масштаблы һөҗүме башланды»
http://kremlin.ru

Россиянең масштаблы һөҗүме башланды, Россия берничә юнәлештә һөҗүм итә, дип белдерде Украина Президенты Владимир Зеленский «Би-би-си»га биргән интервьюсында. Дәүләт башлыгы башка нечкәлекләр турында сөйләмәде, дип яза «Независимая» басмасы.

Зеленский фикеренчә, Украина, контрһөҗүм ясый башлаганчы, каршылык күрсәтүне дәвам итә алачак.

Россия берәр территорияне бирүне сораган очракта, тынычлык килешүе мөмкин түгел, диде Зеленский. Ул шулай ук тынычлык гарантиясе сорый.

«Без иминлек гарантияләрен телибез. Теләсә нинди территориаль компромисслар безне дәүләт буларак зәгыйфьләндерер иде», – диде Зеленский.

Сәясәтчеләр, Россия яз алдыннан масштаблы һөҗүм башлаячак, дигән иде. Бу хакта НАТО башлыгы Йенс Столтенберг та әйтте. Россия яңа хәрби техника ала һәм хәрбиләрне җәлеп итә, диде ул. АКШ президенты Джо Байден Украинаның һөҗүм итәчәген әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100