Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина президенты: «Тынычлык килешүе берничә ай эчендә барлыкка килергә тиеш»

news_top_970_100

Украина президенты Владимир Зеленский конфликтның озакка – ничәдер елларга сузылуын теләмәвен әйтте. ТАСС хәбәр итүенчә, Евросоюз саммитына килгәч, ул, дипломатик килешү турында планны берничә ай эчендә төзергә кирәк, дигән.

«Без бу планны берничә ай эчендә әзерләп өстәлгә салырга тиеш. Безнең озак вакытыбыз юк, безнең сугыш кырында яралыларыбыз һәм һәлак булучыларыбыз күп. Шуңа күрә без сугышның еллар буе баруын теләмибез. Шуңа күрә икенче саммитка тынычлык планы әзерләргә телибез», – дигән ул.

Швейцариядә 16 июньдә саммит узды, анда Россия вәкилләре катнашмады. Россия катнашмау сәбәпле, Кытай кебек илләр дә бу очрашуда катнашудан баш тартты.

Зеленский әйтүенчә, Швейцариядәге саммиттан соң, Россия ягы белән бернинди дә сөйләшүләр булмаган.

14 июньдә Россия президенты Тышкы эшләр министрлыгындагы чыгышында Украина конфликтын ничек хәл итеп булырга мөмкин икәнен әйтте. Алар – Украина гаскәрләрен Донбасстан һәм яңа төбәкләрдән чыгару, НАТОга керүдән баш тарту, санкцияләрне бетерү һәм Украинаның атом-төш коралыннан баш тартуы. Украина бу тәкъдимне кабул итмәде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100