Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина президенты конфликтны тәмамлау турында көтелмәгән белдерү ясады

news_top_970_100

Украина президенты Владимир Зеленский халыкка мөрәҗәгатендә «Россия белән тынычлык урнаштыру, конфликтны быел тәмамлау өчен нигез булдыру» турында белдерде. Бу хакта РИА Новости яза.

«Безнең максат – быел конфликтны гадел рәвештә тәмамлау өчен нигез булдыру», – дигән ул.

Моңа кадәр Россия белән сөйләшүләрне тыю турында карар кабул иткән, Швейцариядә сөйләшүләрне Россиядән башка уздыру яклы булган Владимир Зеленский хәзер Россия вәкилләрен чакыру яклы.

Владимир Путин июнь аенда, конфликтны тәмамлау өчен Киев яңа төбәкләрдән гаскәрләрен чыгарырга тиеш, диде. Шул очракта хәрби хәрәкәтләр тукталачагын әйтте. Шулай ук Украина НАТОга керүдән баш тартырга тиеш.

Украина ягы бу тәкъдимне кире какты, бу очракта илнең мөстәкыйльлеге бетәчәк, диде алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100